Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар шигърияте зур залларда яңгырарга лаек"


Бәйгенең Гран-при иясе Лилия Таҗетдинова
Бәйгенең Гран-при иясе Лилия Таҗетдинова

21 март Халыкара шигърият көнендә Уфада сәнгатьле уку буенча ярышма узды. “Туган як шигърияте” дип аталган бу чарада төп таләп – Башкортстанда туып үскән шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт булды.

Беренче сайлап алу читтән торып узган. Анда катнашучыларның видеоязмалары каралган. Ул “сират күпере”н узган 12 кеше финалга чыкты. Ярышмада катнашучыларның барысы да кызлар, алар: Башкортстан дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкортстан педагогия университеты, Уфа дәүләт сәнгать академиясе һәм Уфа дәүләт авиация университеты студентлары.

Ярыш “батл” рәвешендә узды. (battle – инглизчәдән сугыш, алыш дигәнне аңлата). Бәйгенең беренче өлешендә туташлар парларга бүленеп алышты. Алар алдан әзерләп алып килгән әсәрләрне укыды. Һәр пардан бер җиңүче, ягъни барлыгы 6 кыз финалның икенче өлешенә чыкты. Бу ярыш имтихан тапшырган кебек оештырылган иде. Кызлар өстәлгә таратып салган кәгазьләрне алып, кыска гына вакыт эчендә анда язылган шигырьләрне укырга әзерләнеп, бәйге тоттылар.

Бәйгедә чыгышлары белән Башкортстаннан булган Салават Рәхмәтулла, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Марат Кәбиров, Лилия Сәгыйдуллина, Равил Шаммас, Фәния Габидуллина, Халисә Мөдәрисова, Нәҗибә Әминева, Нурия Измайлова һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады.

Финалда катнашучылар
Финалда катнашучылар

Бәйге ахырында нәтиҗәләр ясалды. Беренче, икенче, өченче урыннардан тыш, Гран-при да тапшырылды. Актерлык, тәэсирле итеп уку, кыюлык һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Бер туташ та бүләксез калмады. Гран-при һәм беренче урынны Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары Лилия Таҗетдинова һәм Энҗе Кашапова яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Башкортстан дәүләт университеты студентлары Гөлназ Хизбуллина һәм Рамилә Фәттахова лаек дип табылды.

Башкортстан татарлары конгрессы, “Сәхибҗамал”, “Берлек” оешмалары, татар яшьләренең ”Өмет” гәзите һәм “Тулпар” журналлары бүләкләре тапшырылды. Мактау кәгазьләрен бәяләмә төркеме әгъзалары тапшырды. Ул төркемдә республиканың татар театрлары артистлары, шагыйрьләр, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре эшләде. Бәяләмә төркеме белән Уфа “Нур” татар театры артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелек итте. Ул әлеге чарага зур бәя бирде:

Татар гимназиясе укучылары
Татар гимназиясе укучылары

“Бүген Халыкара шигърият көне һәм Нәүрүз бәйрәме. Чараның бу көнне узуы бик мәгънәле булды. Бәйге тагын да бер кат татар теленең матурлыгын, моңын, тәмен күрсәтте. Безнең туган телебез бер телдән дә ким түгел, ул башка телләр белән тигез булырга тиеш, илнең байлыгы күпмилләтлелектә, күптеллелектә. Шуңа ул кухняларга гына кысрыкланып калмый, ил дәрәҗәсендә яңгырарга тиеш. Татар халкы сан буенча илдә икенче урында тора икән, аның иҗтимагый яңгырашы да ким булырга тиеш түгел.

Тукай шигырьләре 126 телгә тәрҗемә ителгән. Татар теле бар дөньяда яңгырый. Туган телебезнең матурлыгын таратуыгыз өчен рәхмәт!”

Шагыйрь Фәрит Габдрәхим
Шагыйрь Фәрит Габдрәхим

Чарада аксакал шагыйрь Фәрит Габдрәхим дә катнашты һәм милли шигырьләрен укып ишеттерде. Бәйге студентлар тарафыннан әзерләнгән бай мәдәни чара белән үрелеп барды. Ярышмага кунак буларак башкаланың 84нче санлы татар гимназиясе укучылары да чакырылган иде. Алар балалар өчен язылган шигырьләрне укыды.

Беренче алышта җиңүчеләр
Беренче алышта җиңүчеләр

Әлеге чараны оештыручы, Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Бу чараның быел өченчегә узуы. Ул, шулай итеп, традициягә кереп бара. Бәйге заманча "батл" рәвешендә уза. Быел чараны махсус Халыкара шигърият көненә билгеләдек. Киләчәктә дә шушы көнне уздыру кирәк дигән фикергә килдек. Шулай ук киләчәктә узачак чараларга башкала җәмәгатьчелеген дә җәлеп итеп, зуррак уздырырга кирәк. Татар шигърияте зур залларда, күп тамашачылар алдында яңгырарга лаек. Ә инде аны “Туган як шигърияте” дип атавыбыз чикләү түгел. Ул биредә туып үскән шагыйрьләрнең әсәрләрен тарату максатыннан эшләнде”.

XS
SM
MD
LG