Accessibility links

Думаның Депутатлык этикасы комиссиясе Сибагатуллинның "аңгыра" сүзендә хокук бозу тапмаган


Фатих Сибагатуллин
Фатих Сибагатуллин

Русия Дәүләт Думасының депутатлык этикасы комиссиясе Татарстанннан сайланган депутат Фатих Сибагатуллинның чүп яндыру корылмасына каршы килүчеләрне "аңгыралар" дип атавын хокук бозу дип санамый.

Бу хакта комиссия рәисе Отари Аршба чүп яндыру корылмасына каршы торучылар төркеме вәкиле Гөлназ Смирновага хәбәр иткән.

"Казанда чүп яндыру корылмасына – юк" дип аталган хәрәкәт активистлары Русия Дәүләт Думасының Депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе Отари Аршбага февраль ахырында мөрәҗәгать юллаган иде. Алар Татарстаннан сайланган депутат Фатих Сибагатуллинны депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепләде.

Активистларның мондый мөрәҗәгать язуына Сибагатуллинның "Вечерняя Казань" газетындагы "Чүп яндыру корылмасын Самосыровода түгел, Боровое Матюшинода төзергә тәкъдим итәм" дигән мәкаләсе сәбәп булды.

Андагы ике җөмлә активистларның ачуын чыгарды. Беренчесе ("Михаил Задорнов әйтмешли, моны бары тик аңгыралар гына теләми") хәбәрченең Казан халкы чүп яндыру корылмасы төзелүдән курка дигән сүзләренә җавап булган. Хат авторлары моны мыскыллау дип кабул иткән. "Казанда чүп яндыру корылмасы теләмим" дип аталган петицияне имзалаучыларны да мыскыллау бу ди авторлар. Петиция 13500дән артык тавыш җыйган.

Сибагатуллинның "Ул экологик яктан чиста, аның янында парк ясасаң да, ул чәчәк атып торачак" дигән җөмләсен активистлар ялган дип саный.

Хат авторлары Мәскәүдәге 3нче санлы чүп яндыру корылмасына карата чыгарылган мәхкәмә карарына сылтана. Карарда ширкәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә зарары өченче һәм дүртенче дәрәҗәдә булган калдыклар барлыкка килүе турында язылган.

Активистлар Дәүләт Думасы комиссиясе рәисеннән Фатих Сибагатуллинның депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозу мәсьәләсен карауны сорады һәм Сибагатуллиннан гафу үтенүне таләп итәргә, матбугат чараларында әлеге кагыйдә бозу турында язарга тәкъдим иттеләр.

Сишәмбе Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында Татартан премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итүенчә, Казанда чүп яндыру корылмасы быел октябрьдә төзелә башлаячак. Корылма күп халык яши торган Азино бистәсеннән нибары берничә чакрым ераклыкта Көнчыгыш полигонда урнашачак.

XS
SM
MD
LG