Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән ике уфалының җәзаларын кырыслаттылар


Моңа кадәр шартлы рәвештә хөкем ителгән Ринат Мамаев белән Ришат Гатауллины дүрт елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылды.

Русия Югары мәхкәмәсенең хәрбиләр эшләре мәхкәмә коллегиясе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп шартлы рәвештә хөкем ителгән ике уфалының җәзасын кырыслатты. Башкортстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, алага гомум режимлы колониядә дүрт елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылган.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, 2011-2015 елларда 45 яшьлек Ринат Мамаев һәм 44 яшьлек Ришат Гатауллин Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Уфа бүлгесендә катнашкан, оешманың идеяләрен тараткан һәм Башкортстанда яңа әгъзалар җәлеп итү белән шөгыльләнгән. Бүлгенең эшчәнлеге 2015 елда туктатылган.

Прокуратура беренче хөкем карарын, бик йомшак дип, шикаять иткән иде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Башкортстаннан 23 мөселманны сәяси тоткын дип таныды. Алар арасында Ринат Мамаев белән Ришат Гатауллин да бар. "Мемориал" әлеге кешеләр дини карашлары өчен генә иректән мәхрүм ителгән һәм тиз арада сак астыннан азат ителергә тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG