Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү нәшрияты "поганый" татарлар турында әкият сата


Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Мәскәүдәге "Эксмо" нәшрияты балалар өчен "Баһадирлар турында рус әкиятләре" исемле китап бастырды. Бу китаплар кайбер ата-аналарда ризасызлык уятты. Азатлык китап авторларыннан аңлатма сорады.

Әкиятләр китабы кыю һәм батыр рус каһарманнарының золымга каршы көрәшүе турында. "Явыз көчләр" вазифасы, гадәттәгечә, татарларга бирелгән. Бу юлы авторлар аеруча тырышкан. Татарлар төрле сыйфатлар белән телгә алынган. Эпитетларны кызганмаганнар: “злые татары”, “неверные”, “поганые”, “злой татарин-басурманин”. Билгеле, рус каһарманнары матур кыяфәттә күрсәтелә, алар изге йөрәкле батырлар, татарлар кысык күзле, кара йөзле, чиркангыч дәрәҗәдә ямьсез дошман итеп сурәтләнә.

Сюжетлар якынча болайрак: руслар “изге христиан җирләре һәм чиркәүләр өчен” сугыша, үз илен татарлардан саклый. “Явыз татар өермәләре” Черниговны басып алган, баһадир Илья бу җирләрне азат итә. Әкият текстында “хыянәтче Калин, татар патшасы үзе белән улы Таракашканы алып килгән” кебегрәк аеруча мыскыллы юллар да җитәрлек. Бу китап инде 2015 елда ук чыккан, ул яңадан нәшер ителә. 2016 елда өстәмә 7 мең данә китап бастырылган. Әкиятләр Казан кибетләрендә дә, интернетта онлайн да сатыла.

Китап бите
Китап бите

Азатлык сораштырган белгечләр бу китап рус баласына да, татар баласына да зыянлы дип саный. Педагог белеме булган, хәзер үз балаларын тәрбияләүче Ильяс Сәгъдиев нәшрият җавапка тартылырга тиеш дигән фикердә.

Балалар китабына киселгән һәм казыкка утыртылган башлар сурәтен урнаштыру дөресме?

"Бу китап чыкканын бер дустымнан ишетеп белдем. Тикшерер өчен әкият китабын 600 сумга сатып алдым. Китапны ачкач та, “поганый татарин” дигән сүзләр күзгә бәрелде. Сатучыларга күрсәттем, алар да шаккатып торды. Безнең тарихта Тугар хан дигән шәхес булган, ә бу китапта тискәре персонажны “Тугарин-змей” дип атаганнар. Бу китапта барлык золым – рус булмаган кавемнән дигән фикер уздырыла. Дошманның кисеп алынган башы казыкка кидерелгән. Бу баш кысык күзле кешенеке – димәк, кысык күзлеләр “яхшы” русларның дошманы. Гомумән, балалар китабына киселгән һәм казыкка утыртылган башлар сурәтен урнаштыру дөресме? Кем булса да, моңа шикаять белдерергә тиеш. Чынында бу милләтара низаг чыгара торган китап. Һәр китап чыгарыр алдыннан белгечләр тарафыннан укылып, бәяләнергә тиеш", дип сөйләде Ильяс әфәнде.

Дошманның кисеп алынган башы казыкка кидерелгән
Дошманның кисеп алынган башы казыкка кидерелгән

Балалар психологы Елена Сәлахетдинова бөтен җирдә толерантлык турында сөйләгән арада башкаларга нәфрәт сеңдерә алган китапларның барлыкка килүе башка сыймаслык күренеш дип әйтә.

Балалар китабында аерым милләт вәкилләрен “золым” итеп, ә бүтәннәрне “яхшылык” итеп күрсәтү - зур хата

“Бүген без балаларны әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм күренешләргә түземле булырга, аларны кабул итәргә өйрәтәбез. Сиңа нәрсәдер ошамаска да мөмкин, әмма аны хөрмәт итәргә тиешсең. Балалар китабында аерым милләт вәкилләрен “золым” итеп, ә бүтәннәрне “яхшылык” итеп күрсәтү – зур хата. Әкиятләрдә гадәттә җәнлекләрне капма-каршы холыклы итеп сурәтлиләр: төлке – хәйләкәр, куян – мескен һәм куркак. Бу инде стереотип рәвешенә кергән. Әмма болай итеп җәнлекләр урынына бөтен бер милләтне куеп стереотип тудыру булмаска тиеш”,

Татарстанда татарлар белән руслардан торган катнаш гаиләләр бик күп. Баланың гаиләсендә ата-анасы милли яктан каршылыкка килә икән, җитмәсә, балага урамда яисә балалар бакчасында бу милләтләр турында берәр кимсетү сүзе ишетелсә, бу китапның бала кулына килеп керүе хәлнең тагын да кискенләшүенә китерергә мөмкин. Татарстанда руслар һәм татарлар тыныч һәм бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә яши торган модель барлыкка килде. Май белән су кушылмаган кебек, бу ике милләт, ике зур дин вәкилләре бер-берсенә комачауламыйча яшәп ята. Ник хәлләрне тагын да кискенләштерергә?

Китап бите
Китап бите

Балалар болай да санак уеннары, мультфильмнар аша “бу – яхшы, бу – начар” дип дөньяны икегә бүлеп карарга күнегеп үсә. Андый балаларга тормышта авыррак булачак, чөнки дөнья ак һәм карадан гына түгел, күп төсмерләрдән тора. Татарларда да, русларда да уңай күренешләр бик күп, нигә кирәк булган шундый каршылык тудыру?" дип сөйләде Азатлыкка балалар психологы.

Нәшрият сорауларга җавап бирүдән баш тартты

Азатлык татарофобияле китап чыгарып акча эшләгән "Эксмо" нәшриятына мөрәҗәгать итте. Татар халкын рәнҗетүе, бер милләтне икенчесе каршында кимсетүе, милләтара низаг чыгаруы ачык күренеп торган “әсәр” ни өчен, нинди максат белән бастырылган? Балалар әдәбиятын бу нәшриятта белгечләр тикшерәме, рецензия биреләме? Тик бу сораулар җавапсыз калды. Балалар әдәбияты бүлеге хезмәткәре Вера Карпова хәлне аңлатудан баш тартты, һәм җавап алу өчен нәшрият исеменә рәсми хат язарга кушты. Электрон хат та ярамый, хат кәгазьдә язылып, конвертка салып почта аша җибәрелергә тиеш икән.

“Без аны юристларыбызга тапшырырбыз, алар рецензия язучылар белән аралаша. Бу мәсьләләрне алар хәл итә”, дип җаваптан качты Карпова.

Китап бите
Китап бите

XS
SM
MD
LG