Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар өчен спектакльләрне русча куярга мәҗбүрбез"


"Итекле песи" спектакле
"Итекле песи" спектакле

Гафури театры директоры Иршат Фәйзуллин өстән төшкән планны үтәү өчен ике ел инде балаларга русча спектакльләр күрсәтә башлауларын әйтә.

10-16 апрель Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре булачак. Гафури театрының Казанга сәфәре Татарстанның мәдәни тормышы өчен һәрвакыт күренекле вакыйга булып тора. Бу юлы гафурилар сигез спектакль күрсәтергә җыена, аның икесе: "Итекле мәче" һәм "Диңгез. Утрау. Хәзинә" – балалар өчен. Балаларга тамашалар бары тик русча гына булачак. Бу хакта игъланнарга да язылган. "Диңгез. Утрау. Хәзинә" быелгы Яңа ел бәйрәмнәре өчен әзерләнгән. "Итекле мәче" ике ел чамасы элек куелган.

Дәүләт театры буларак иҗат коллективы республиканың дәүләт теле булган башкорт теленнән ваз кичә башлаган булып чыгамы? Әсә теленә мәхәббәт кечкенәдән үк бала күңеленә салына дигән, элек-электән килгән матур традиция миллилек сарае булган театрда нигә бозыла? Азатлык әлегә сорауга җавап эзләп театр директоры Иршат Фәйзуллин белән элемтәгә керде. Фәйзуллин 7 март директор итеп билгеләнде, аңа кадәр кадәр озак еллар театрның сәнгать җитәкчесе урынбасары булып эшләгән иде.

Иршат әфәнде балалар өчен спектакльләрне русча куюны дәүләт телен санга сукмау булуны таный, әмма шулай да бу эшкә өстән план төшкәнгә керешкәннәрен белдерә.

Иршат Фәйзуллин
Иршат Фәйзуллин

"Башкорт телендә уйнасак, балаларның барсы да аңлап бетерми. Казанга бу русча ике спектакльне алып баруыбыз, бәлки, безнең яктан дөрес тә түгелдер. Русча куелган спектакль күбрәк тамашачы җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Ни кызганыч, барлык театрларга да һәм шулай ук безгә дә күбрәк тамашачы җыю, күбрәк табыш алу планы куела. Яңа ел тамашаларында күп кенә спектакльләрне русча куеп планны тутырабыз. Бу чиста коммерция проекты", ди Иршат әфәнде.

Районнан килгән балалар саф башкортча да аңлыйлар

Театр Яңа ел бәйрәмнәрендә 20ләп спектакльне русча, 7 әсәрне генә башкортча уйнаган. Русча спектакльләр куйганга кадәр, директор сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендәге тамашаларга кеше әз килгән булган.

"Безгә хас булмаган алымга (русча уйнарга - ред.) барырга туры килде. Әти-әниләрнең теләгеннән чыгып та русча уйныйбыз. Күбесе "без аңламыйбыз, русча кирәк иде" дип әйтә. Нихәл итәсең инде, соңгы елларда бу күренеш арта", ди Фәйзуллин. Аның фикеренчә, БДИны бары тик русча гына бирү дә балалар арасында милли телләрнең дәрәҗәсен төшерүгә йогынтысы зур.

"Бу хәл башкорт теленең генә бәласы түгел. Татар дөньясында да ул проблем бар. Мари, чуаш булсынмы, милли телләрдә уйнаган театрларга ул проблем хас. Шәһәрдә яшәгән балалар күбрәк русча сөйләшә һәм аңлаша. Районнан килгән балалар саф башкортча да аңлыйлар", ди Иршат әфәнде.

"Диңгез. Утрау. Хәзинә" спектакле
"Диңгез. Утрау. Хәзинә" спектакле

Театр моннан ике еллар чамасы гына русча уйный башлаган. Аңа кадәр бары тик башкорт теле генә сәхнә тоткан. Театрда Яңа ел бәйрәмнәреннән кала балалар өчен спектакльләр һәрдаим куелмый. Сорау булса гына куярга мөмкиннәр. Фәйзуллин, туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү өчен балаларга спектакльләр даими күрсәтелсә яхшы булыр иде, ди.

"Әлбәттә, кирәк ул. Быел бездә бер проблем чыгып тора – балаларны театрга алып килү өчен автобусларны Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе машиналары озата барырга тиеш. Хәзер мәктәпләр дә театрга килергә әллә ни теләк белдерми. Без үзебез мәктәпләргә чыгып, бездә менә шундый спектакль бар, килеп карагыз дип үгетлибез. Ә мәктәп ягыннан андый кызыксыну бар дип әйтмәс идем", ди Фәйзуллин.

XS
SM
MD
LG