Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Русия думасының элекке депутаты Вороненков үтерелгән


Вороненков Русиядә эзәрлекләүләрдән качып 2016 елның октябрендә Украинага күчкән иде.
Вороненков Русиядә эзәрлекләүләрдән качып 2016 елның октябрендә Украинага күчкән иде.

Украина полициясе Вороненковның үлемендә Русия катышы булырга мөмкин дип белдерә. Русия бу гаепләүләрне кире кага.

Киев үзәгендә Русия думасының элекке депутаты Денис Вороненков үтерелгән, дип хәбәр итте Киев полициясе башлыгы Андрей Крищенко. Вороненковның үлемен Думаның элекке депутаты Илья Пономарев та раслады. Пономарев үтерү вакытында Вороненков янында булган.

Атыш Киевның Premier Palace кунакханәсе янында булган. Элекке депутатның сакчысы яраланган. Һөҗүм итүче үзе дә яра алган, ул хәзер хастаханәдә. Вакыйга урынында полиция эшли. Тикшерү әлегә яллап үтерү версиясен карый. Украинаның тиккшерү идарәсе җитәкчесе Александр Вакуленко хәбәр итүенчә, Вороненковны үтерүдә Русиянең катышы булырга мөмкин. Әлеге версияне Украинаның баш прокуроры Юрия Луценко да яклап чыкты.

Русия җитәкчелеге элекке депутатның үтерелүендә Русия катышын кире кага. Президент сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, дәүләт башлыгына вакыйга турында әйтелгән. "Бу - безнең тема түгел", дигән Песков Дождь телеканалына.

Русиядә думасының элекке депутаты Денис Вороненков Мәскәүдә 5 миллион доллар торган бинаны басып алуда шикләнелә.

2016 елның октябрендә ул эзәрлекләүләрдән качып Украинага күчә. Декабрьдә Украина ватандашлыгы ала. Быел 15 февральдә Русия Тикшерү комитеты Вороненковка федераль эзләү игълан итә.

Гыйнвар аенда элекке депутат Украина баш прокуратурасына илнең элекке президенты Виктор Януковичка карата дәүләт хыянәте турында күрсәтмәләр биргән иде. Украина президенты Петр Порошенко белдерүенчә, Януковичның дәүләткә хыянәт итүе турындагы эштә Вороненков бердән-бер шаһит буларак катнашкан. Порошенко әлеге үтерүне "Русия ягыннан дәүләт террорчылыгы акты" дип атады.

XS
SM
MD
LG