Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бәби тартмасында калдырылган кыз баланы гаиләгә алганнар


Чаллыдагы бәби тартмасы
Чаллыдагы бәби тартмасы

Чаллыдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 40лап пар һәм шулай ук ялгыз хатын-кызлар Маша исеме бирелгән әлеге кызны үзләренә алырга теләк белдергән булган. Бала чиратта беренче торганнарга бирелгән.

Чаллыда бәби тартмасында (бэби-бокс) калдырылган кыз бала гаиләле булган. Бу хакта Чаллы мэриясенең тәрбиягә алу бүлеге җитәкчесе Роза Гернер сүзләренә сылтама белән "Челнинские известия" газеты яза.

Чаллыдан һәм республиканың башка шәһәрләреннән 40лап пар һәм шулай ук ялгыз хатын-кызлар Маша исеме бирелгән әлеге кызны асрамага алырга теләк белдергән иде.

Бала чиратта беренче торганнарга бирелгән, Роза Гернер ул гаиләнең Чаллыдан булуын әйтә.

Бала йортыннан инде кызны алып киткәннәр. Канун нигезендә яңа әти-әни баланың исемен һәм туган вакытын үзгәртә ала.

Чаллы шәһәренең балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына беренче баланы 27 гыйнварда калдырып киткәннәр иде.

Медицина үзәгендәге баш табиб урынбасары Наил Агишев Азатлыкка белдерүенчә, калдырылган сабый – кыз бала, аңа бер ай да юк, баланы калдырып киткән кеше бернинди язма да калдырмаган, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, ул табиблар күзәтүендә.

Татарстандагы әлегә бердәнбер бәби тартмасы Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2015 елда ачылды. Бу вакытка кадәр анда бала калдыручы булмаган. Әлеге тартма ата-аналарга аноним рәвештә баланы калдырып китү мөмкинлеге бирә. Калдырып китүчегә юридик яктан иминлек гарантиясе бирелә.

XS
SM
MD
LG