Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә Росгвардия хәрби бүлегенә һөҗүм нәтиҗәсендә алты хәрби һәлак булган


Росгвардия хәрбиләре күнегүләр вакытында
Росгвардия хәрбиләре күнегүләр вакытында

Сигез сугышчыдан торган төркем Чечнянең Наурская авылы янындагы Росгвардия бүлегенә һөҗүм итеп Русиянең алты хәрбиен үтергән. Һөҗүм итүчеләрнең дә алтысы һәлак булуы турында хәбәр ителә Росгвардиянең рәсми сайтында.

"Кызганыч ки, Росгвардия хәрбиләре арасында да югалтуларны булдырмый кала алмадык, алар арасында һәлак булучылар һәм яраланучылар бар" дип әйтелә комитет белдерүендә.

Интерфакс язуынча, Росгвардиянең алты хәрбие һәлак булган. "Хәрби шәһәрчеккә керергә омтылганда сугышчан төркемне Росгвардия хәрбиләре күреп калды һәм аларга ут ачты. Алты сугышчы юк ителде, бәрелешләр вакытында алты хәрби һәлак булды, яраланучылар бар", дигәннәр Росгвардиядә.

Һөҗүм итүчеләрнең икесе качып өлгергән.

Бәрелеш җомгага каршы төндә булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Чечнянең Наурский районында "Перехват" чарасы уздырыла.

XS
SM
MD
LG