Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ Медведевка карата парламент тикшерүе уздыруны таләп итә


Коррупциягә каршы көрәш фондының Дмитрий Медведев турында сәхифәсенең албитеннән
Коррупциягә каршы көрәш фондының Дмитрий Медведев турында сәхифәсенең албитеннән

Думадагы КПРФ фракциясе Коррупциягә каршы көрәш фондының Русия премьер-министры Дмитрий Медведев милке турындагы тикшерүдә күрсәтелгән фактларга карата парламент тикшерүе уздыруны таләп итә.

Парламент тикшерүе уздыру турындагы мөрәҗәгать белән фракция 24 мартта Дума утырышында чыгыш ясарга җыена, дип хәбәр иткән ике коммунист депутат РБКга. Коммунистлар ЛДПР белән "Гадел Русия" дә аларга теләктәшлек белдерер дип көтә.

Мөрәҗәгать кабул ителсен өчен анны яклап 226 депутат тавыш бирергә тиеш. Шул ук вакытта парламентның түбән пулатындагы 450 әгъзаның 343е "Бердәм Русия" фиркасендә тора.

Элегрәк КПРФ депутаты Валерий Рашкин Медеведев турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде. "Русия халкының ким дигәндә 10 проценты әлеге тикшерүләр белән танышты, ә хакимияттән бернинди дә рәсми аңлатулар булмады. Медведевның эндәшми калырга хокукы юк", диде Рашкин. Навальный Рашкин Дәүләт Думасының башка фракцияләрен дә Рашкинга кушылырга чакырды.

Март башында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Медведевның дистәләрчә миллиард сумлык милке турында тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Навальный Медведевны хәйрия фондларына нигезләнгән "күп дәрәҗәле ришвәтчелек схемасы" төзүдә гаепли. Оппозиция активисты бу уңайдан үз тарафдарларын бөтен Русиядә 26 мартта, Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп каршылык чаралары уздырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG