Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Тифлискә туры очыш ачылуы көтелә


Тифлис
Тифлис

Казаннан Грузия башкаласына даими очыш барлыкка киләчәк. Очышны чит ил һава ширкәте башкарачак.

Казан белән Тифлисне туры авиаочыш бәйләячәк. "Казан" һава аланының җәйге җәдвәлендә Грузия башкаласына регуляр очыш барлыкка киләчәк. Бу хакта һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очышны чит ил һава ширкәте башкарачак. Әлегә төгәл мәгълүмат бирелми.

Грузия БДБ илләре арасында ял итәр өчен иң яхшы урын санала. Кайбер мәгълүматларга караганда, 2016 елда Русиядән Грузигә туристлар агымы 12 процентка арткан.

26 марттан "Казан" халыкара һава аланы җәйге җәдвәлгә күчә.

Акмәчет белән Сочига очышлар саны артачак. Быел әлеге юнәлештә 7-8 һава ширкәте эшләяәчәк.

26 апрельдән airBaltic һава ширкәте Ригага очышлар башкарачак. Очышлар атнасына ике тапкыр Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе Boeing 737​ очкычларында башкарылачак. Ике шәһәр арасында очыш 2 сәгать 25 минут дәвам итәчәк. Билет бәясе бер якка 99 евродан башлана (якынча 6 мең сум).​

Finnair ширкәте очышларны 28 марттан кабаттан башлаячак. Очышлар атнасында өч тапкыр башкарылачак, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казаннан Төркиянең Анталия шәһәренә очышлар өчен тугыз һава ширкәте мөрәҗәгать белән чыккан. Истанбулга да очышлар артачак, дип белдерелә.

Пәҗешәмбе Русиянең "Бердәм Русия" һәм Кытайның коммунистлар фиркаләренең Казанда узучы форумында чыгыш ясаганда, Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов быел Казан белән Пекин арасында туры очышлар башлануы көтелә, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG