Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:02

24 март Казанның "Угол" театраль лабораториясендә "Шаһитләр" документаль спектакле премьерасы узды. Ул 1937-38 елларда Сталин золымына эләккән Татарстан кешеләре турында һәм аларга кагылышлы хатлар, материалларга нигезләнгән. Режиссер – Семен Серзин, драматург – Нияз Игъламов.

Спектакльнең үзенчәлеге – анда актерлар булмауда. Тамашачылар үзләре золым кичергән кешеләрнең хатларын микрофонга укый һәм шулай итеп аларның кичергәннәрен күңел аша үткәрә.

Болай да караңгы төсләргә, кайгылы һәм моңсу хисләргә чумдырылган спектакльгә әлеге алым тагын да тетрәндергеч эффект өсти: премьерага килгән хатын-кызларның күпчелеге хатлар укылганда күз яшьләрен тыя алмады. Спектакльдә тамашачылар утырмый, ә махсус рәвештә уңайсыз итеп корылган заллар буенча йөри. Төркемне "Туктагыз!" һәм "Барыгыз!" дигән язулы такталар тоткан усал йөзле "сакчы" хатын-кызлар йөртә.

Спектакль барышында Азатлык хәбәрчесенә дә бер хат укырга кушылды. Өскә төрмәләрдә кия торган фуфайка кидерелде. Текстны укыр өчен тимер рәшәткәләр белән чикләнгән бүлмәгә керттеләр һәм арттан ишекте яптылар.

Спектакльдән күренеш

Спектакльдән күренеш

Хатны 1938 елда Казан төрмәсендә утыручы сәяси тоткын Рамазан Шакиров Иосиф Сталинга шәхсән үзе язган. Урыс грамматикасын начар белгән Шакиров (хаталарны режиссер махсус төзәтмәгән) 1927 елдан кулга алуга кадәр Арча һәм Мөслимдә райком сәркатибе булып эшләгән. Хатта ул төрмәдәге башка тоткыннарны "халык дошманы" дип атый, үзенә "яла ягу" турында хәбәр итә, совет идеологиясенә тугры булуын белдерә һәм чыгаруны үтенә.

Башка тамашачылар да шуңа охшаш ачы язмышлар, золым, эзәрлекләү, төрмәгә утырту, сөрү, атып үтерү очракларын чагылдырган шәхси хатлар һәм документлар укыды.

Золым елларында сөрелгән, иректән мәхрүм ителгән, атылган мөселман һәм православ дин әһелләре тарихына да игътибар бирә спектакль. Мәсәлән, соңгы сәхнәдә Ясин сүрәсе астына Сталин тарафыннан золым кичергән 1000 мөселман дин әһеленең тулы исемнәре зур экранда күрсәтелә.

Спектакльдән күренеш

Спектакльдән күренеш

Шулай да, һәм татар, һәм урысларга кагылган фаҗигане чагылдырган спектакльнең бары тик урыс телендә генә баруы күп сораулар тудыра. Беренчедән, кайбер хатларны русчага тәрҗемә итү тарихи моментларның дөрес эмоциональ халәтен тулаем ачып салмый сыман. Икенчедән, спектакль ике телдә барса, Сталин золымының ике халыкка да явыз йөзен күрсәтү гаделрәк ачылыр иде. Гәрчә, күрсәтү барышында гел диярлек моңсу татар халык көйләре уйнап торды.

Бу теманы урап узалар

Русиядә золым еллары тискәре рәвештә күрсәтелсә дә, еш кына Сталин фигурасын уңай яктан тасвирлау очраклары булыштыра.

Күпләр түрәләрнең чыгырдан чыгуларын күрә алмый. Тәртипне бары Сталин кебек шәхес урнаштырыр дип фикер йөртә

"Бу халыкның тәрбиясеннән, яисә тәрбиясезлегеннән килә. Бүгенге чорда күпләр түрәләрнең артык чыгырдан чыгуларын күрә алмый. Тәртипне бары Сталин кебек шәхес урнаштырыр дип фикер йөртә", дип аңлата бу күренешне галим Нурулла Гариф.

"Алар шушы репрессия чорында миллионнарның нахакка юк ителүләрен белми дә, ышанмый да. Әле аларның зур өлеше шушының чаклы халыкны юк итеп кенә илдә тәртип урнаштырылган дип кабул итә", ди Сталин золымын тирәнтен өйрәнгән белгеч.

Репрессияләр чоры татар тарихында гомумән өйрәнелмәгән дип әйтергә була, ди Гариф.

Халык аңлы, бу вакыйгалардан хәбәрдәр булса, бу хәлләр кабатланмас. Ә аларның кабатлану ихтималы юк түгел

"Бу чор буенча аспирантларга темалар бирелми һәм бу теманы бирү гомумән хупланмый. Әлеге чорга караган матбугат сәяси ялганнан тора. Бу чор документлары да күбесенчә ялганга төрелгән. Аларның зур өлеше юкка чыгарылса, калган өлеше элекке КГБ архивында саклана һәм анда тарихчыларны кертмиләр. Башка архивлардагы бу темага караган документларның серлелеге тагын 35 елга озайтылды. Бу чорны күреп белүче әби-бабаларыбыз көннән көн дөньядан китә бара", дип сөйли галим.

"Татар тарихына зур зыян салган, миллионнарны юкка чыгарган бу чорларны белергә кирәк. Бу чорлар башка кабатланмаска тиеш. Халык аңлы, бу вакыйгалардан хәбәрдәр булса, бу хәлләр кабатланмас. Ә аларның кабатлану ихтималы юк түгел", диде Азатлыкка Нурулла Гариф.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG