Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Татфондбанкның берничә мөштәриен "акчаларын бүлгеләп салучылар" дип таныды


Татарстанда мәхкәмә Татфондбанкның берничә мөштәриен "акчаларын бүлгәләп салучы" дип таныды. Моңа кадәр аларга хисаптагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы иминиятләштерелгән акчаларын кайтарудан баш тарткан иде.

Мәхкәмә җиде кешенең дәгъвасын караган. "Коммерсантъ" язуынча, Татфондбанкка вакытлы идарә кертергә бер көн алда 2016 елның 14 декабрендә "Спецнефтегазпроект" ширкәте үзенең хезмәткәрләренә берничә йөзәр мең сум күләмендә акча күчерә. Ә аларның хезмәт хакы берничә дистә меңнән артмаган була. Мәхкәмә нәтиҗәсенә караганда, ширкәт акчасын бүлгәләп хезмәткәрләренә күчергән һәм шул рәвешле хисаптагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгыннан иминият акчасын кайтармакчы булган. Бу исә алдашу санала, диелә. Моннан тыш, 14 декабрьдә банк инде түләүләрне башкара алмаган, шул сәбәпле мәхкәмә дәгъваларны канәгатьләндермәгән.

Моңа охшаш мөрәҗәгатьләр Татарстан мәхкәмәләрендә 70кә якын. Акчаларны бүлгәләп салуның дүрт меңләп очрагы теркәлгән. Бу барлыгы 4,4 млрд сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG