Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренә ярдәм фонды 10 млрд сум акча җыярга өметләнә


Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренә ярдәм фонды 10 млрд сум акча җыярга өметләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренә ярдәм фондын оештыручыларның берсе Булат Бакыев фонд 10 млрд сум булса да акча җыяр дип өметләнә. Аның исәпләвенчә, ике банктан зыян күрүчеләргә барлыгы 100 млрд сум акча кирәк.

Татарстан банкларының бөлгенлеге аркасында үзе дә бер миллионлап сум акчасын югалткан Булат Бакыев бәяләүләренә караганда, Татфондбанкта акчалары калган физик затлар өчен генә дә 60 млрд сум күләмендә акча кирәк. Гомумән, ике банк бөлгенлегеннән зыян күрүчеләр өчен 100 млрд сумнан артык кирәк булачак.

Күптән түгел оештырылган Ярдәм фонды 10 млрд сум тирәсе җыя алыр дип өметләнә Бакыев.

Акча җыелган очракта, ярдәм беренче чиратта дини оешмаларга, керемгә корылмаган, хәйрия акчасына яшәгән башка оешмаларга һәм кече бизнеска биреләчәк. Бу хакта журналистларга Бакыев матбугат очрашуында сөйләде.

Аның сүзләренчә, банклар мөштәриләренә ярдәм фонды "Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре берлеге" белән хезмәттәшлек итәргә әзер. "Безгә берләшергә кирәк", ди ул.

Ярдәм фондын Татарстан хөкүмәте дә хуплаган. Булат Бакеев Татфондбанк проблемына багышланган эшче төркемгә кертелгән. "Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгына, икътисад министрлыгына, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына хатлар юлланды, алардан да уңай җавап килсә, хезмәттәшлек итсәк, дәүләт безгә теләктәшлек белдерә дип уйларга мөмкин", ди Бакыев.

Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренә ярдәм фонды оештырылуы турында узган атнада билгеле булды. Аны дүрт эшмәкәр теркәгән. Ул хәзер юридик зат буларак эшли башлаган.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Бакыевтан тыш фондны гамәлгә куючылар булып Руслан Ибниев, Илдар Сәфәргалиев һәм Радик Сафин тора.

Моңа кадәр Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын кайтара алмаучылар Татарстан премьер-министры һәм Татфондбанк җитәкчеләр шурасы рәисе Илдар Халиков белән очрашу вакытында банкларның бөлгенлеккә төшүеннән зыян күрүчеләргә ярдәм фонды булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Фонд өчен акчаларны алар республика имиджын күтәрүгә киткән чыгымнарны киметү исәбенә Татарстан бюджетыннан алырга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим хакимият тарафыннан яклау тапмады.

XS
SM
MD
LG