Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Европа Берлеге арасында визасыз йөрү тәртибе гамәлгә керде


28 марттан Грузия белән Европа Берлеге илләре арасында визасыз керү тәртибе эшли башлады. Грузия ватандашлары Европа Берлеге илләрендә ярты ел эчендә 90 көнгә кадәр тора ала.

Сишәмбе иртән яңа кагыйдәләр гамәлгә кергәннән соң Грузия премьер-министры Георгий Квирикашвили махсус рейс белән Грециягә очты. Аннан ул Брюссельгә юнәләчәк. Очкычта шулай студентлар, Абхазия белән Көньяк Осетиядән качаклар бар. Алар Шенген зонасына ирекле керү хокукын файдаланучыларның беренчеләре булды.

Тифлиснең үзәк урамнарының берсе Европа һәм Грузия әләмнәре белән бизәлгән, анда Европага багышланган күргәзмә һәм ярминкә эшли.

Бүгеннән Грузия ватандашлары Европа Берлеге илләрендә ярты ел эчендә 90 көнгә кадәр тора алалар. Ләкин моның өчен алар Европа Берлегенә туристик максатларда, дәваланырга яки укырга барырга тиеш. Эш эзләүне максат итеп куючылар визасыз кертелми.

Грузиянең бөтен телеканаллары Европа Берлеге чикләрен узуның яңа кагыйдәләрен аңлата. Европа Берлегенә визасыз керү өчен Грузия ватандашлары биометрик паспорттан тыш, кунакахнә броне, кайту билеты, медицина иминияте һәм яшәр өчен җитәрлек акча алырга тиешләр.

2016 елның декабрендә Европа парламенты күпчелек тавыш белән Украина һәм Грузия ватандашларын Шенген зонасына кергән барлык илләргә һәм Европа Берлегенең Шенгенда булмаган тагын дүрт иленә визасыз кертүне рөхсәт итүне хуплаган иде. Британия моңа кушылмады, анда бару өчен виза алу кирәк.

XS
SM
MD
LG