Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда яңа корылган һәр биш гаиләнең дүртесе таркала"


Флюра Илдарханова
Флюра Илдарханова

Гаилə һəм демография үзəге җитəкчесе Флюра Илдарханова сүзләренчә, яңа корылган гаиләләрнең таркалуына икътисади кризисның да йогынтысы зур.

Татарстан фəннəр академиясенең Гаилə һəм демография үзəге җитəкчесе Флюра Илдарханова хәзер республикада яңа төзелгəн биш гаилəнең бер-ике ай эчендə дүртесе аерылыша ди. Моның сəбәбен ул башка проблемалар белəн беррəттəн кризистан да күрə.

Үзəк үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, халыкның 17 проценты бүген очын-очка ялгап яши, азык-төлек, кием-салым алырга да акчасы җитми. 45 процент кеше ашарлык кына акча таба. Бары тик 12 проценты гына телəгəн əйберен сатып алырга сəлəтле. Фатир яисə машина алырлык акчасы булганнар районнарда юк, шəһəрдə исә 1 процентка да тулмый.

Тикшерүлəр аерылышуларның төп сəбəбен ир белəн хатынның бер-берсен өйрəнеп бетмəү дип күрсəтсə дə, безнеңчə, монда икътисади кризис проблемнары да сəбəпче

"Татарстанның 15 районында тикшерү үткəрдек. Һəркайда халык безгə, хəллəренең авыр булуыннан, акча җитмəүдəн зарланды. Əмма шунысы кызык, кешелəр төшенкелеккə бирелми, тормышны алып барырга кирəк дип тырышып эшлəвен дəвам итə. Кризис вакытында яшь гаилəлəргə бик авыр.

Хəзер туйдан соң озак вакыт та үтми биш гаилəдəн дүртесе таркала. Тикшерүлəр аерылышуларның төп сəбəбен ир белəн хатынның бер-берсен өйрəнеп бетмəү дип күрсəтсə дə, безнеңчə, монда икътисади кризис проблемнары, торак мəсьəлəсе дə сəбəпче", дип белдерде Азатлыкка Илдарханова.

Флюра ханым сүзләренчә, менә монда хәлләр яхшырак дип бер генә районны да аерып алып булмый. Үзәк тикшеренүләрне узган елның җәендә үткәргән.

"Татарстанда яңа корылган һәр биш гаиләнең дүртесе таркала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Русиядә икътисади кризис дәвам итә. 2018 ел беткәнче хәлләр катлаулы булачак, 2025 елда гына икътисад кризиска кадәр булган хәленә кайтачак дигән фаразлар да бар. Бу хакта, аерым алганда, Петербур Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе Александр Ходачек белдергән иде.

Яшьләргә кризиста өйләнми торыгыз, барыбер биш гаиләнең дүртесе аерылачак дип әйтеп булмый бит. Аерылуларны киметү, гаилә тотрыклыгын саклау өчен ниләр эшләп була соң?

Илдарханова фикеренчә, балага кечкенәдән үк гаилә кыйммәтләрен сеңдерү җитми.

Татар мәгърифәтчеләренең гаилә турынада фикерләрен яшьләргә җиткерү өчен методик кулланма әзерләнә

"Без хәзер татар мәгърифәтчеләре дәресләренең "Гаилә - милләт нигезе" дип аталган бишенче томын чыгарабыз. Мәгърифәтчеләр Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Закир Кадыйри һәм башкаларның гаилә турында язган фикерләре ул. Анда ничек әни булырга, ничек гаилә төзергә, ничек балаларга ихтирамлы булу турында барсы да бик яхшы язылган. Болар барсы да бик актуаль. Без аларны рус һәм инглиз теленә дә тәрҗемә иттек. Бу китапларны ата-аналарга биреп балаларына укыту кирәк", ди Илдарханова.

Ата-аналар да, белгечләр балалар китап укымый, телефоннарыннан, гаджетларыннан аерыла алмый торган заман килде дип борчыла. Файдалы фикерләр туплаган китаплар тузан җыеп кына ятмасмы? Аларны басу акча гына исраф итү булмасмы? Андагы фикерләрне ничек укучыга җиткерергә соң?

Гаилə һəм демография үзəге бу фикерләрне интернетка чыгару турында да уйлана башлаган. "Электрон вариантын да уйлыйбыз. Әлегә мөмкинлек юк. Шулай да, мәктәптә бу китапларны укып була бит. Дәрестә теләсә ни сөйләгәнче, бер 30 минутка калып, бу фикерләрне җиткереп була. Минемчә, ничек мәктәпләргә, балаларга җиткерү турында мәгариф министрлыгы уйларга тиеш", ди Илдарханова.

Аның сүзләренчә, татар теле укытучылары хәзер мәктәпләрдә татар мәгърифәтчеләренең фикерләрен укучыга җиткерү өчен методик кулланма әзерли. Гаилə һəм демография үзəге бу кулланманы Татарстан мәгариф министрлыгына тәкъдим итәчәк. Үзәкнең алга таба әкият һәм дастаннарга нигезләнеп бакча яшендәгеләр өчен китаплар әзерләргә дә теләге бар.

Татарстанстат биргән саннарга күрә, 2015 елда 13450 гаилә таркалган. Шуларның 5325е 29 яшькә кадәр булган гаиләләр. 2016 елда да Татарстанда нәкъ шуның кадәр үк гаилә таркалган. Әлегә Татарстанстат 29 яшькә кадәр булганнарның күпме икәнен исәпләмәгән. 2017 елның гыйнвар һәм февраль айларында 2908 гаилә таркалган.

XS
SM
MD
LG