Accessibility links

Баш прокуратура элекке түрәләрнең чыгымнарын тикшерергә тәкъдим итә


Русия баш прокуроры Юрий Чайка
Русия баш прокуроры Юрий Чайка

Русия баш прокуратурасы элекке түрәләрнең һәм аларның гаиләләренең чыгымнарын тикшерү тәкъдиме белән чыкты. Чөнки дәүләт эшеннән киткәч тә,  аларның коррупцияле схемаларда катнашуы мөмкин дип белдерелә.

Милек канунсыз алынган очракта, ул элекке түрәләрдән һәм аларның гаиләләреннән тартып алыначак, дип яза "Известия".

Яңа үзгәрешләргә ярашлы, түрә вазифасыннан киткәннән соң өч ел дәвамында контроль астында булырга тиеш. Тикшерү өчен нигез булып элекке хезмәткәрнең чыгымнары рәсми керемнәренә туры килмәве турындагы хәбәрләр торырга мөмкин.

Баш прокуратура вәкиле аңлатуынча, бүгенге көндә дәүләт хезмәтендәгеләрнең генә чыгымнары тикшерелә. Кайбер түрәләр аны-моны сизеп калган очракта, вазифаларыннан китеп бара һәм шул рәвешле прокуратураның мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәр өчен нигезе калмый.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русиядә 2016 елда ришвәтнең уртача бәясе 75 процентка арткан һәм 328 мең сум тәшкил итә.

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2016 елда Русия 131нче урынга төште. Ул 100 баллдан 29 балл җыйган һәм Украина, Казакъстан, Иран, Непал белән бер дәрәҗәдә урнашкан.

Татарстан хакимияте исә коррупция проблемы республика халкы өчен актуаль түгел дип белдерә.

XS
SM
MD
LG