Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда журналист һәм кырымтатар активистлары тоткарланган


Адвокат Эдем Семедляев
Адвокат Эдем Семедляев

Аннексияләнгән Кырымда Article20 журналисты Тарас Ибраһимов һәм активистлар Риза Изетов белән Ремзи Бекировны тоткарланган.

Аннексияләнгән Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәге ("Э" үзәге) хезмәткәрләре Article20 журналисты Тарас Ибраһимовны тоткарлаган. Бу хакта КрымSOS иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тамила Ташева хәбәр итте. Хокук яклаучы сүзләренчә, Ибраһимовтан тыш, активистлар Риза Изетов һәм Ремзи Бекировны да тоткарланган.

Адвокат Эдем Семедляев килгәннән соң Тарас Ибраһимов белән Риза Изетовны чыгарганнар Ремзи Бекировны сак астында калдырганнар.

Азатлык хәбәрчесе сүзләренә караганда, активист Ремзи Бекировны "Э" үзәгенә 11 кырымтатарны тоткарлаган вакытта тартып алынган телефонын алыр өчен килгәч тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре аны социаль челтәрләрдә тыелган материаллар урнаштыруда гаепли. Бекиров тоткарланганнан соң, аның янына журналист Ибраһимов һәм активист Изетов килә. Аларны да тоткарлыйлар.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары торышы начараю һәм хәлләрне үзгәртергә кирәклеге турында халыкара хокук яклау оешмалары Amnesty International һәм Human Rights Watch белдерү белән чыккан иде.

XS
SM
MD
LG