Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" эшендә чыгарылган хөкем карары Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять ителде


"Чистай җәмәгате" эшендәге хөкем карарының күчермәсе
"Чистай җәмәгате" эшендәге хөкем карарының күчермәсе

30 мартта "Кеше һәм ватандаш хокуклары өчен" дип аталган Уфа төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма җитәкчесе Әлмира Жукова Русия Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясенә "Чистай җәмәгате" эше нигезендә чыгарылган Идел буе хәрби мәхкәмәсе карарына кыскача апелляция мөрәҗәгате җибәрде.

Жукова сүзләренә караганда, тулы шикаятьне киләсе пәнҗешәмбегә кадәр тапшырырга кирәк. Хөкем карарын хокук яклаучыларга һәм адвокатларга 29 мартта гына биргәннәр. Ул 140 биттә.

Шулай ук, хөкем ителгәннәрнең туганнары бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать тапшырды. Алар президент идарәсенә тапшырылган мөрәҗәгатьтә Минехановтан, Русия баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать итеп, хөкем ителгәннәрнең һәм яклаучыларның дәлилләрен дә ныклап тикшерүне сорый, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, тикшерү органнары гамәлләреннән һәм Җәмәгать пулатының берни кылмавыннан зарлана.

Туганнары шулай ук 2014 ел башында беренче шикләнелүчеләрне тоткарлагач та булган җәзалаулар, сак астында утыручыларның хатыннарын куркытулар турында яза.

Хөкем ителгәннәрнең туганнары республика Җәмәгать пулатына да килгән һәм "Чистай җәмәгате"нә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе уздыруны сораган. Якын көннәрдә Жукова Татарстанда Җәмәгать күзәтүе комиссиясе рәисәсе Лариса Расческова һәм комиссия әгъзасы Николай Архипов белән әлеге мәсьәлә турында фикер алышачак.

23 март Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнгән Михайл Мартьянов һәм Станислав Трофимчикны 16 елга, Рамил Абитов һәм Айрат Ситдыйковны 19 елга, Алмаз Галиев һәм Җәүдәт Ганиевне 18 елга, Руслан Гафуровны 17 елга, Рафаэль Зариповны 23 елга, ә төркем җитәкчесе дип гаепләнгән Марат Сабировны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Хөкем ителүчеләр кырыс шартлы колониягә җибәреләчәк.

XS
SM
MD
LG