Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:03

Тубыл районы Хуҗайлан авылы халкы тугыз еллык мәктәпне башлангычка калдырып, балаларны урыс мәктәбенә йөртеп укытуга каршы. Район мәгариф бүлеге башлыгы Светлана Бастрон укучыларга яхшырак белем бирү өчен укучыларны Полуяновода укытырга телибез дип аңлата.

Төмән өлкәсенең Тубыл районы Хуҗайлан авылы халкы язучы, Тукай бүләге иясе Якуб Зәнкиев исемен йөрткән тугыз еллык мәктәпне башлангычка калдырып, балаларны урыс мәктәбенә йөртеп укытуга каршылык белдереп имзалар җыйды. Хуҗайланнар якташлары, чыгышы белән Тубыл районы Шөлген авылыннан, хәзер Мәскәүдә яшәүче дин әһеле, Русия мөфтиләр шурасы рәисташы Нәфигулла Ашировка да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Марат Бакиев: "Национализмом не занимайтесь"

Март уртасында Хуҗайланга Тубыл районы түрәләре, мәгариф идарәсе вәкилләре килеп төшә, ата-аналарны да җыеп алар мәктәпне башлангычка калдыру турында аңлата башлый. Бу үзгәрешләргә риза булмаган халык авылыбызда мәдәният йортын яптылар, белем учагы белән беррәттән мәдәният учагы да булып торган мәктәпкә кул сузасыз мени дип каршылык белдерә. Район башлыгының социаль эшләрдә урынбасары Марат Бакиев аларга "национализмом не занимайтесь" дип кискен җавап бирә. Үз милләтең, үз авылың өчен җан ату, аны саклап калырга тырышу хәзер гаеп эшкә әйләнгән мени дип аптырый авыл халкы.

Ата-аналар балаларын 12 чакырм ераклыктагы Полуяново мәктәбенә йөртәселәре килми. Хуҗайланнар мәктәптә үзгәрешләр көтелә икән, нигә, Русиянең мәгариф кануны нигезендә, авыл халкы фикере исәпкә алынмый дип тә аптырый.

Хуҗайлан халкы җыйган имзалар

Хуҗайлан халкы җыйган имзалар

Азатлык Хуҗайлан мәктәбе мәсьәләсендә Тубыл районы мәгариф бүлеге башлыгы Светлана Бастон белән элемтәгә керде. Бастон мәктәп оптимальләштерүгә дучар түгел, бу хәлне оптимальләштерү дип атап булмый, ә укыту рәвешен генә үзгәртәбез дип аңлата. Аның сүзләренчә, мәгариф кануны да бозылмый. Чөнки Хуҗайлан тугыз еллык мәктәбе Прииртышский урта мәктәбенең бер филиалы булып тора ди ул. Полуяново урта мәктәбе дә – Прииртышскийның филиалы. Гади генә әйткәндә, Бастон фикеренчә, укучылар белем алырга бер бинадан икенчесенә генә күченә булып чыга.

"Без мәктәпкә тимәс идек. Хуҗайлан мәктәбендә 5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр 15 кенә укучы белем ала. Русия мәгарифенә яңа стандартлар кертелгәнгә күрә, бу 15 укучыга ничә педагог кирәк булачагын беләсезме? Анда бер педагог тугыз фәнне укыта. Безнең бу адымыбыз белем бирү сыйфатын күтәрү өчен эшләнә", ди Бастон.

Мәгарифтәге яңа стандартлар нигезендә 2018 елдан барлык мәктәпләрдәге укытучылар да югары белемле булырга һәм үз белгечлеге нигезендә генә укытырга тиеш.

Хуҗайлан мәктәбе укучылары капка уенын күрсәтә

Хуҗайлан мәктәбе укучылары капка уенын күрсәтә

Бүген Хуҗайлан тугыз еллык мәктәбендә 30 укучы белем ала, мәктәпкәчә тәрбия сәгатьләренә 11 бала йөри. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә русча укытыла. Һәр сыйныфта атнасына бер сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият керә.

Мәгариф идарәсе башлыгы укучылар Полуяново мәктәбендә белем ала башласа ана телләрен шул күләмдә үк укыячак дип белдерә.

Авыл халкын ни өчен Полуяново мәктәбе өстенлектә булырга тиеш дигән сорау куя. Бу мәктәптә бүген барлыгы 44 укучы белем ала һәм аларны күрше-тирәдәге алты авылдан йөртәләр. Хуҗайланда читтәге бер генә авылдан да килеп укучы юк, балалар саны – 41.

Укытучылар сүзләренчә, Хуҗайлан укучылары төшеп калганнардан түгел. БДИны да начар бирмиләр, төрле олипиадаларда катнашалар. Балаларны йөртеп укыту, мәктәптәге өч укытучыга хезмәт хакы түләүгә караганда күпкә кыйммәтрәккә чыгачак, бу ягын түрәләр ник уйламый икән дип тә аптырый укытучылар.

Авыл халкының мәктәпне үзгәртмәү соравы белән язган үтенечендә "2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Тубыл районында 22.815 кеше яши, аның 37,6 проценты татарлар. Нигәдер бөтен үзгәрешләрне дә татар авылларыннан башлыйлар. Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга әнә шундый "бүләк" ясауга хәтеребез нык калды", дигән юллар да бар.

Якуб Зәнкиев музее

Якуб Зәнкиев музее

"Иртеш таңнары" романы өчен Татарстанның Тукай бүләгенә ия язучы Якуб Зәнкиев Хуҗайлан авылында 25 ел мәктәп директоры булып эшли. Мәктәп аның исемен йөртә. Белем учагында Зәнкиев музее да бар.

Оптимальләштерү сылтавы белән Тубыл районында соңгы елларда җиде авылда мәктәп ябылды. Өч авыл мәктәпләр ябылганга җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкты.

1990нчы еллар башында Төмән өлкәсендә татар теле укытылган мәктәпләр саны 118 булса, 2002 елларда йөз тирәсенә кала. Соңрак оптимальләштерү сылтавы белән күпләгән татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла башлый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG