Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә "Сувар Девелопмент" җитәкчесен иреккә чыгарды


Татарстан Югары мәхкәмәсе Татфондбанктан канунсыз акча чыгаруда катнашкан дип шикләнелгән Андрей Мочаловны йорт сагыннан чыгарды.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Татфондбанктан канунсыз акча чыгаруда катнашкан дип шикләнелгән "Сувар Девелопмент" җитәкчесе Андрей Мочаловны йорт сагыннан чыгарды, дип хәбәр итә "Реальное время".

Андрей Мочалов һәм ширкәтнең финанс җитәкчесе "Нижнекамскнефтехим"га Үзәк банктан Татфондбанк аша бирелгән акчаны "Новая Нефтехимия" һәм "Сувар Девелопмент"ка күчерүдә катнашкан дип белдерелде. Тикшерү версиясенә караганда, 3,1 мрд сум күләмендә акча тиешле урында кулланылмаган.

3 мартта Русия Үзәк банкы Татфондбанкның һәм аның белән бәйле Интехбанкның лицензияләре алды.Татфондбанкның идарә рәисе һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Роберт Мусин сак астына алынды. Банктан акча чыгару турында җинаять эше тикшерелә.

XS
SM
MD
LG