Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрельдә кинода ниләр карарга?


Азатлык гадәттәгечә ай башында кинода карарлык иң кызыклы фильмнарны барлый. Сезнең өчен комедияләр, маҗаралы фильмнар, тормышчан киноларны аердык.

Күзәтүне инде берничә көн кинода барган фильмнан башлыйк. "Марли һәм мин" дигән фильмны караганыгыз бармы? Җәнлекне һәм аеруча этләрне ярата торган һәркем карарга тиешле фильм ул. Атмосферы, яшәүгә көч-дәрте һәм үткен, ләкин якты юморы белән аңа нык охшаган "Эт теләге" фильмы экраннарга чыкты. Ул Брюс Кэмерон бестселлерына нигезләнгән.

Фильм бер этнең яңадан туып, төрле кешеләргә хезмәт итүе турында. Сюжетның фантастик өлеше буларак этнең үлеменнән соң шунда ук башка эт тәнендә тууы һәм инде башка хуҗа белән булуы күрсәтелә. Кинода тугрылык, ярату һәм ышанычлы булу - кешеләргә хас сыйфат икәне күрсәтелә, ләкин күп кенә кешегә бу сыйфатка хәтта этләргә, җәнлекләргә карап өйрәнергә кирәк дигән ишарә ясала.

Нигә карарга кирәк? Яхшылык, тугрылык турында якты фильм. Күңелне йомшарту, башкаларны ихтирам итү һәм ярату хисләрен тәрбияләү өчен уңышлы кино. Балаларны да алып бару отышлы булыр.

"Форсаж 8"

Җиденче Форсаж фильмы дөнья буйлап 1,5 миллиард (!) доллар җыя алган. Озын гомерле франшизага әйләнгән Форсажның сигезенче сериясе дә бу рекордны кабатлар дип саный күп кинокүзәтүче. Һәрхәлдә, аның сюжеты гадилектән китә бара. Бу юлы төп герой Доминик Торетто киберҗинаятьче белән мөнәсәбәткә кереп, дусларына каршы барыр. Моның чыннан да хыянәт яки ике якка да уйнау икәне - фильмның төп сере булып тора.

Фильм, гадәттәгечә, иң танылган йолдызларны туплаган: Вин Дизель, Курт Расселл, Дуэйн Джонсон, Джейсон Стэтем, Шарлиз Терон. Моннан тыш кинода Хелен Миррен белән Скотт Иствуд да катнаша.

Нигә карарга кирәк? Машиналар, тизлекне яратасыз икән, фильм - сезнең өчен. Барыргамы, юкмы дип икеләнсәгез, алдагы фильмнарны карап алыгыз. Дөрес, Форсажның фанатлар төркеме инде күптән оешкан, һәм ул кечкенә түгел.

"Стильгә керү"

Элекке Һоливудны сагынган җанатарлар өчен классик комедия чыга. "Going in Style" дигәнне татарчага ирекле рәвештә "Стильгә керү" дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Морган Фриман, Майкл Кейн һәм Алан Аркин кебек танылган актерлар төп рольне башкара.

Аларның күңелсез тормышы парктагы эскәмиядә утыру һәм күгәрченнәрне ашатудан тора. Гадәти тормыштан арып, якыннарын һәм пенсияләрен югалтып, кыю картлар аларның акчасын үзенә үзләштергән банкны таларга ният кыла. Һәм тормышларын матур гына тәмамларга ниятли.

Нигә карарга кирәк? Классик Һоливуд комедияләрен яратучыларга туры килер. Һәм тормыш гаделсезлеге турында уйланырга, һәм дә чынбарлыктан качып, рәхәтләнеп көлеп алырга мөмкинлек биргән комедия.

"Югалган Z шәһәре"

Эльдорадо, инк кабиләләренең серле башкаласы, Z шәһәре. Бу чынбарлыкмы, әллә уйдырмамы? 1925 елда Фоссет җитәкчелегендә Патша географик җәмгыяте оештырган сәфәр Амазония джунгли урманында эзсез югала.

Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән. Британ сәяхәтчеләре Перси Фоссетт һәм Һенри Костин тормышын һәм аларның борынгы цивилизация эзләү омтылышын сурәтли. Төп рольләрне Чарли Ханнэм һәм Роберт Паттинсон башкара.

Нигә карарга кирәк? Мондый сыйфатлы маҗаралар еш чыкмый. Фильм борынгы индеецлар һәм джунгли дөньясына чуму мөмкинлеген бирә, Тарихи һәм маҗаралы сәяхәтләр яраткан кешеләр өчен кызыклы тоелыр.

"Зоопарк караучысы хатыны"

Күзәтүне Чехиядән хәрби драма белән тәмамлыйбыз. Ул шулай ук чын вакыйгаларга нигезләнгән. Польша окупациясе вакытында Ян һәм Антонина Забински нацилардан 300дән артык яһүд кешесен качырып, аларның гомерләрен коткара. Һәрдаим курку астында яшәгән зоопарк хуҗалары гадәти тормыш алып бара, сугыш корбаны булган кешеләргә ярдәм кулын суза һәм зоопаркта калган азсанлы хайваннарны кайгырта. Төп рольне танылган АКШ актрисасы, Джессика Честейн башкара.

Нигә карарга кирәк? Сугышның афәтен аңлау һәм алга таба мондый хәлләргә юл куймау өчен, авыр вакытларда да кеше булып яши алу һәм тормыш итү мөмкинлеген аңлау өчен карау кирәк.

XS
SM
MD
LG