Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 16:38

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Әлмәт шәһәре полициясе хезмәткәренең 2016 елда 21 тапкыр электрошокер куллануы өчен Русия финанс министрыннан 750 мең сум күләмендә компенсация түләтү таләбен карап, 20 мең сум гына түләтергә дигән карар чыгарды.

2016 елда Әлмәт шәһәре мәхкәмәсе карарында язылганча, шул елның 8 февралендә кече лейтенант Айдар Сәлмәнов Әлмәт районы полиция бүлегендә караклыкта шикләнелүчедән сорау ала. Тоткраланучы үз гаебен танымагач, Сәлмәнов 21 тапкыр электрошокер куллана. Нәтиҗәдә тоткарланучы тән җәрәхәтләре ала. Соңрак, эш урынында тикшерүләрдән соң, кече лейтенант вазифасыннан азат ителә.

Сәлмәнов үз гаебен танымый һәм зыян күрүче полиция бүлегеннән чыккач үз-үзенә электрошокер кулланган дип белдерә.

2016 елның 27 октябрендә Әлмәт шәһәре мәхкәмәсе Сәлмәновны, көч куллану һәм җәзалау өчен махсус җайланма белән вәкаләтләре кысаларыннан чыгуы өчен, шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Казан мәхкәмәсендә эчке эшләр министрлыгы зыян күрүченең дәгъвалары дәлилләнмәгән дип белдерде. Министрлык вәкиле сүзләренчә, полиция хезмәткәре гамәлләре шикләнелүченең сәламәтлегенә зыян китермәгән.

Русия финанс министрлыгы да эчке эшләр министрлыгы фикере белән килешә.

Хөкемдар Артур Галиуллин зыян күрүчегә Русия казнасыннан 20 мең сум күләмендә компенсация түләү турында карар чыгарды. Сучков әлеге карарны шикаять итәчәген белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG