Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:01

Кырымтатар Мәҗлесе үз эшчәнлеген тыюны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итте


Кулга алынган кырымтатарларны иреккә чыгару таләбе белән Киевта уздырылган чара

Русиядә экстремистик дип табылган һәм эшчәнлеге тыелган Кырымтатар Мәҗлесе Русия хакимиятенә каршы Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять бирде. Мөрәҗәгатьтә Русиянең Мәҗлесне экстремист оешмалар исемлегенә кертүе канун бозу дип атала.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Кырымтатар Мәҗлесе мәнфәгатьләрен өч оешма яклый – "Мемориал" хокук яклау үзәге, Европа кеше хокуклары яклау үзәге (Лондон) һәм Һелсинки кеше хокуклары берлегенең Украина бүлеге.

Мәҗлеснең Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгатендә Русия хакимиятенең Мәҗлескә карата кабул ителгән карарлары кеше хокукларын яклау һәм төп ирекләр турындагы Европа конвенциясен боза, дип белдерә. Аерым алганда, җыелышлар һәм берлекләр булдырырга ирек биргән 11нче маддәсенә каршы килә. Мәҗлесне ябып кына калмадылар, аның әгзаларын сәяси карашлары өчен эзәрлеклиләр. Бу исә конвенциянең 18нче маддәсен боза.

Моннан тыш, гаризада Русия мәхкәмәсенең Мәҗлесне кырымтатар халкының тулы хокуклы вәкиле итеп танымавы, ә моның конвенциядәге 14нче маддәне бозуы да әйтелгән. Мәҗлес әгъзалары язганча, аларга гадел мәхкәмә аша үз хокукларын яклау мөмкинлеге бирелмәгән. Чынлыкта, алар үз эшчәнлекләренең экстремистлык белән көрәшүче кануннарга каршы килүен күз алдына да китермәгән.

Кырымтатарларның Мәҗлесен экстремист оешма итеп тану турында 2016 елның февралендә, ул вакытта Кырым республикасы прокуроры булып торган Наталья Поклонская гариза бирде. 26 апрельдә республиканың Югары мәхкәмәсе бу гаризаны кәнәгатьләндереп, Мәҗлесне экстремист дип таныды. Мәҗлес мәхкәмә карарын гадел түгел дип, каршы гариза бирсә дә, аның бу шикаятен Русия Югары мәхкәмәсе кире какты.

2016 елның 12 апрелендә Кырым прокуроры Мәҗлес эшчәнлеген тыйды. Кырымтатар халкын эзәрлекләү һәм башкача уйлаучыларны бастыру барганын күреп, бу турыда дөньяның иң көчле хокук яклау оешмалары язып чыкты.

Мәҗлесне эзәрлекләүдә Русиянең террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы кабул ителгән кануннары киң кулланыла. "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнеп, дистәләрчә кырымтатар кулга алынды, аларның оешмада торуы турында нигезле дәлилләр юк. Мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеровны Русиядән аерылып чыгуга – сепаратизмга чакыруда гаеплиләр. Әхтәм Чийгоз 2014 елның 26 апрелендә булган вакыйгаларда киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә. Али Асанов һәм Мустафа Дегерменджи бу чуалышларда катнашуда гаепләнә. Аларның өчесе дә сак астында, "Мемориал" аларны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Хокук яклаучылар кешеләрне көч кулланып "юкка чыгару" очракларын да теркәгән. Кырымда шундый 18 очрак булган. Кешеләр югала тора, ә хокук саклаучылар аларны эзләп маташмый, тикшерү эше дә алып барылмый. Берничә активистның җәсәде табылган, тәннәрендә – кыйнау һәм җәзалау эзләре.

Мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилевкә һәм бүгенге җитәкчесе Рефат Чубаровка Кырым ярыматавына керү тыелган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Хакимият, канун бозып, мәчетләрне, мәдрәсәләрне һәм кешеләрнең йортларын тенти. Күпләр Украинага яки Русиянең материк өлешенә качып китәргә мәҗбүр булды.

Кырымтатарларының киңкүләм мәгълумат чаралары да ябыла бара. Кырымтатар телендә эшли торган бердәнбер канал булган АTR каналын Русия хөкүмәте эшләргә лицензия бирмичә, ябылырга мәҗбүр итте. Канал эшләгән вакытта аның хезмәткәрләре ярымутрауда кырымтатарларны эзәрлекләүләр турында сөйләгән өчен, русия полициясе тарафыннан янауларга дучар ителде. Мәҗлеснең "Авдәт" газетасын күп еллар эшләгән бинасыннан сөреп чыгардылар. Аңа кадәр Русия прокуратурасы редакциягә эксремистик материаллар бастыруда гаепләп кисәтүләр җибәргән (мәсәлән, халыкны сайлауларга бармаска өндәү, Кырым турында "аннексия", "оккупация" сүзләрен кулланып язу өчен).

Бүгенге көндә Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсендә Кырымга һәм Украинаның Көнчыгышында булган вакыйгаларга кагылышлы өч меңгә якын аерым шикаять карала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG