Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс хәрби низагындагы яклар бер-берсен ут ачмауны бозуда гаепли


29 март Минскида узган утырышта өчьяклы контакт төркем 1 апрельдән ут ачмау турында килешкән иде.

Донбасс хәрби низагындагы яклар бер-берсен 1 апрельдән көчкә кергән ут ачмауны бозуда гаепли. Украина хәрбиләре үзләренең ут ачмавын, ә сепаратистларның кимендә 10 мәртәбә килешүне бозуын белдерә.

Үзләрен Луһански халык республикасы дип белдергән көчләр украиннар ягыннан Калиновкага таба минометтан аттылар дип хәбәр итә. Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк.

29 март Минскида узган утырышта өчьяклы контакт төркем 1 апрельдән ут ачмау, 6 апрельдән хәрби низагтагы якларның көчләрен Станица Луһанскидан чигерү килешүенә ирешкән иде.

XS
SM
MD
LG