Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү, Петербур, Сочида оппозиция активистлары тоткарланган


Мәскәүдә оппозициянең "урамда йөрүендә" катнашырга килгәннәрне тоткарлау. 2 апрель 2017
Мәскәүдә оппозициянең "урамда йөрүендә" катнашырга килгәннәрне тоткарлау. 2 апрель 2017

Мәскәүдә Манеж мәйданында полиция оппозициянең "урамда йөрүендә" катнашырга килгәннәрне тоткарлаганда көч кулланган.

Казан активисты, Русия Хезмәт фиркасенең Татарстандагы лидеры Иван Климовны Мәскәүдә ялгыз пикет үткәргәндә тоткарлаганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Климов Русия Думасы бинасы янында Татфондбанк һәм Интехбанк тирәсендәге вазгыятьне тикшерү таләбе белән язу тотып торган. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, Климов полиция бүлегеннән киткән.

Мәскәүнең полиция идарәсе янында ялгыз пикетка чыккан оппозициядәге активист Илдар Дадин тоткарланган. "ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, Дадин белән бергә тагын биш кешене тоткарлаганнар. Аларны "Тверской" полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Алексей Навальныйның 12 тарафдары коррупциягә каршы ялгыз пикет үткәрергә чыккач Сочиның төрле районнарына тоткарланган.

В разных районах Сочи задержаны 12 сторонников оппозиционера Алексея Навального, собиравшиеся провести одиночные пикеты против коррупции.

Петербурда оппозициянең "урамда йөрүе" башланыр алдыннан бу чараны оештыручы Александр Расторгуевны полиция бернинди аңлатуларсыз гына тоткарлый. Бу хакта Твиттерда "Эхо Москвы" журналисты Арсений Веснин хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Расторгуев тоткарлангач, аның тарафдарлары булган 50ләп кеше ул китерелгән полиция бүлегенә протест белдерергә юл алган.

2 апрель Мәскәүдә шулай ук оппозициянең "урамда йөрү"е дип аталган чарада катнашканнар – кимендә 30 кеше тоткарланган. Полиция тоткарлаганда көч кулланган. "Коммерсант" тоткарланучылар 40тан артык, алар арасында балигъ булмаганнар да бар, дип белдерә. Тоткарланганнарга нинди гаепләүләү белдерелгәне билгеле түгел.

Якшәмбе иртәсе белән дистәләрчә активист Манеж мәйданына җыела. Соңрак алар янына Кремль яклы хәрәкәт вәкилләре дә килә. "Ачык Русия" хәрәкәтен оештырган сәясәтче Михаил Ходорковский Манеж мәйданындагы хәлне хакимиятләр тарафыннан "провокация" дип атый.

26 март Русиянең күпләгән шәһәрләрендә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы чаралар узды. Аннан соң социаль челтәрләрдә 2 апрель яңадан протест чаралары булачагы турында мәгълүмат таралды. Алар хакимиятләр белән килештерелмәгән һәм кемнәр оештырганы да анык түгел иде.

26 март коррупциягә каршы чараларда катнашканнарны Русиянең төрле шәһәрләрендә тоткарлаулар, сорау алулар, хөкемгә тартулар дәвам итә.

XS
SM
MD
LG