Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 18:59

Башкортстанның Салават шәһәре мәхкәмәсе "Вконтакте" кулланучысына мэрия турында начар комментар калдырганы өчен 10 айга ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарды.

Сүз 2016 елның апрелендә җирле паблик язмасы астында калдырылган комментар турында бара. Автор Салават шәһәре башлыгы, түрәләр һәм депутатлар турында начар сүзләр язган һәм корал кулланып массакүләм тәртипсезлекләр оештырырга чакырган булган, дип яза "Спутник FM".

Комментар авторы мәхкәмәдә үз гаебен таныган диелә.

Күптән түгел "Агора" оешмасы чыгарган хисапта 2016 елда интернетта активлык өчен җинаять эзәрлекләве артуы турында язылды. Иректән мәхрүм итү карарларының билгеле булганнары гына да 18дән 20гә җиткән, өч кулланучыга көч белән медицина дәвалануы узу карары чыгарылган, дип белдерелде.

Хокук яклаучылар интернетта чикләүләргә эләккән татарлар турында да әйтеп узды. Атап алганда, Рәфис Кашаповның сепаратизмда гаепләнеп төрмәдә утыруны дәвам итүен, "Алтын Урда" оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалигә экстремизда гаепләү белдерелүен, Рамил Ибраһимовның террорчылыкны аклау өчен штраф җәзасына хөкем ителүен билгелиләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG