Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Качински очкычы казасында Русия диспетчерларына гаепләү белдерде


Польша президенты һәм аның хатыны җәсәдләрен кабаттан экспертизага алып киләләр
Польша президенты һәм аның хатыны җәсәдләрен кабаттан экспертизага алып киләләр

Польшаның баш прокуратурасы 2010 елда булган президент Лех Качински очкычы казасында Русия диспетчерларына һәм тагын "өченче зат"ка гаепләү белдерде.

Тикшерүчеләр 2010 елның 10 апрелендә булган очкыч казасын тикшерү материаллары белән яңадан танышканнан соң Русиянең Смоленски янындагы "Северный" һава аланы диспетчерларының аңлы рәвештә эш итүен ачыклаган һәм тагын "өченче зат"ка гаепләүләр чыгарган. Бу хакта Польша баш прокуроры урынбасары Марек Пощенек матбугат очрашуында белдерде дип хәбәр итә TVN 24 телеканалы. "Өченче зат"ның кем икәнлеге әйтелми, фаҗига вакытында ул очышлар белән идарә итү урынында булган дип белдерелә.

"Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләнде. Без Русия диспетчерларын гаепле саныйбыз һәм Польша прокуратурасы катнашлыгында алардан сорау алу үткәрүне таләп итәбез", диде Польша прокуратурасы вәкиле. Аның сүзләренчә, тикшерү барышында прокуратура "халыкара дәрәҗәдәге дүрт криминалистик лаборатория белән" хезмәттәшлек иткән.

Матбугат очрашуында очкыч казасында һәлак булганнарның каберләрен ачу турында да сүз булды. Ике кабердә бөтенләй башка кешеләр күмелгән, ә бишесендә казаның башка корбаннарының калдыклары табылган, диелә.

2010 елның 10 апрелендә Смоленски Ту-154 польша очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә 96 кеше һәлак булды. Алар арасында Польша президенты Лех Качински һәм аның хатыны, сәясәтчеләр, хәрби җитәкчелек бар иде. Катынь фаҗигасен искә алу чараларына барганда килеп чыккан казаны тикшерү әле дә төгәлләнмәгән.

Польшаның тикшерү комиссиясе очкычның корпусына мина куелган дип белдерә. Русия җитәкчелеге һәлакәтне пилот ялгышлыгына сылтаган иде.

XS
SM
MD
LG