Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 19:00

Алексей Навальныйның Уфадагы сайлау алды штабының пыяла ишекләренә йомыркалар атып киткәннәр. Бу хакта "Вконтакте" челтәрендә штаб җитәкчесе Лилия Чанышева белдерә.

Чанышева сүзләренчә, штаб хезмәткәрләре эшкә килгәч пычрак ишеккә тап булган. Алар полиция хезмәткәрләрен чакырган һәм гариза язганнар.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә бу мәгълүмат турында сүз әйтүдән баш тарттылар.

Алексей Навальный 4 мартта Уфага килеп сайлау алды штабын ачты. Мәскәү Кремле оештырган НОД ("Милли азатлык хәрәкәте") вәкилләре Навальныйны АКШ байрагы һәм "Госдеп агенты" дип язылган плакат белән каршы алып, "Хурлык! Хурлык!" дип кычкырып озатып йөрде. Полиция хезмәткәрләре аларга каршылык күрсәтмәде. Берничә кеше йомырка да ыргытты. Бер йомырка Навальныйны каршы алучыларның берсенең күзенә тиде. Ике йомырка полиция хезмәткәренә дә килеп тиде. Алар моңа гаҗәпләнү белдерсә дә, йомырка атучыны тоткарлап мәшәкатьләнмәделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG