Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур метросындагы шартлау корбаннары саны 14кә җитте


Петербур метросында шартлаудан соң
Петербур метросында шартлаудан соң

Петербур метросында шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14кә җитте. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде.

Элегрәк 11 кеше һәлак булганы билгеле иде. Тагын өчесе алган яраларыннан хастаханәләрдә вафат булган.

Хастаханәләрдә әлеге вакытта 49 яралы ята, 13 кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән. Зыян күрүчеләрнең исемлеге Русия гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Петербур идарәсе сайтында эленгән.

3 апрель 14.40 тирәсендә Петербур метросының "Сенная площадь" һәм "Технологический институт" станцияләре арасында метрода шартлау булды. Русия тикшерү комитеты аны "теракт" дип бәяләде. Моннан тыш "Площадь Восстания" станциясендә тагын бер шартлаткыч табылуын хәбәр итте.

Интерфакс язуынча, терактны интихарчы башкарган дип фаразлана. Ул Русиядә тыелган радикаль сугышчан төркемнәр белән бәйле булырга мөмкин дип белдерелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, терактны оештыруда катнашуда 22 яшьлек Кыргызстан ватандашы шикләнелә.

Петербурдагы шартлаудан соң Казан метро станцияләрендә дә иминлек чаралары арттырылды.

XS
SM
MD
LG