Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел галимнәре Азатлыкның "йөкләү" сүзенә алмаш эзли


Тел галимнәре Азатлыкның "йөкләү" сүзенә алмаш эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

4 апрель Казанда "Тәрҗемәдәге кыенлыклар" исемле лабораториумның беренче утырышы узды. Бу проект татар матбугатында эшләүче журналистлар рус сүзләрен татар теленә төрлечә тәрҗемә итмәсен, тәрҗемә иткәндә бәхәс тумасын дигән максат белән оештырыла.

Татар-информ агентлыгының татар редакциясе бу чарага махсус әзерләнгән, чакырылган тел галимнәренә тәрҗемә итәргә махсус 12 урысча сүз җибәргән булганнар. Аларның татарча вариантларын әйткәнче, журналистларны да фикерләрен белдереп, бу темага ныграк җәлеп итәргә тырыштылар. Башка татарча матбугат чаралары белән чагыштырганда, журналистлар да күбрәк булды.

"Һәр көннне лексикада яңа сүз туа. Аның нормага салынганмы, түгелме икәнен ачыкларга вакыт җитми, чөнки тел канунына бәйле документлар соңарып чыга. Моның нәтиҗәсендә тел эчке яктан үзгәреш кичерә. Күп очракта тәрҗемә калькага кайтып кала. Ә калькалар телнең табигый агышын үзгәртә. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшмәсәк, "Алга таба тел нинди юнәлештә үсәчәк?" дигән сорауга җавап бирә алмаячакбыз. Алдан бирелгән сүзләрне бер төркем галимнәр белән уртага салып тәрҗемә иттек", диде Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент Гөлшат Галиуллина.

Тел галимнәре алдан язып бирелгән түбәндәге рус сүзләренә татарчага тәрҗемә тәкъдим итте:

  • госзакупка - дәүләт сатып алуы
  • первая треть 19 века - 19нчы гасырның беренче утыз елы яки 19нчы гасырның утызынчы елларына кадәр
  • исполнительное производство - башкару хезмәте яки башкару эше
  • ремонт боковых порезов колеса - тәгәрмәчне ямау
  • танк подбит, но не загорелся - танкка һөҗүм иттеләр яки танкка һөҗүм ясалды, әмма ут капмады
  • презентация - тәкъдим итү
  • работа над собой - үзеңне камилләштерү
  • разведать - күзәтү, тикшерү, эзләү
  • скачать с интернета - интернеттан алу
  • меня настигла какая-то напасть - күңелсезлеккә очрау
  • предприятие - предприятие
  • министерство чрезвычайных ситуаций и гражданской обороны - гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы

Шулай ук: больница - хастаханә, поликлиника - сырхауханә, санаторий - шифаханә, лечебница - дәваханә, дип тәрҗемә ителде.

Шуны да әйтергә кирәк, Азатлык радиосы керткән "йөкләү" сүзе тел галимнәре тарафыннан кире кагылып, "скачать с интернета" сүзен "интернеттан алу" дип тәрҗемә итәргә тәкъдим ителде.

"Без "интернеттан алу" яки "интернеттан күчереп алу" сүзен тәкъдим итәбез. "Йөкләү" сүзе белән килешмибез, бу - калька. Аны беренчеләрдән булып Азатлык радиосы кертте. Компьютер термины буларак уңышлы сүз, әмма татар теленең байлыгыннан файдаланырга кирәк. "Йөк" сүзе ияләнгәнгә күрә генә кулланыла, чынлыкта ул "груз" дигәнне аңлата", дип өстәде Гөлшат Галиуллина.

"Халык контроле"н тикшерү утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән сәламәтлек саклау министрлыгындагы барлык элмә такталарында язылган текстларны ике атна эчендә тәртипкә салдык. Ике төрле вариантлар һәм шикләр калмады", диде Татарстан фәннәр академиясендә тел-әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе, галим Айнур Тимерханов.

Утырышта журналистлар тел галимнәренә тәрҗемәгә яңа сүзләр тәкъдим итте. Аларның тәрҗемәсе төгәл бер айдан лабораториумның икенче утырышында яңгыраячак.

XS
SM
MD
LG