Зотова сүзләренчә, паспорт өстәленнән шалтыратып, документ бирмәүне "Дадинның санкцияләнмәгән сәясәт белән шөгыльнүе өчен" дип аңлатканнар.
Дадин урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. Ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде. Февраль аенда Русия Югары мәхкәмәсе активистны аклады.
2 апрельдә Дадин Мәскәү полициясе бинасы янында ялгыз пикет оештырганда тоткарланды. Анңа карата митинглар уздыру вакытында тәртип бозу турында беркетмә төзелде һәм бер сәгатьтән чыгарып җибәрелде. Кичә активисттан 2 апрельдә массакүләм тәртипсезлекләр оештырырга чакыру эшендә шаһит буларак сорау алдылар. Адвокаты хәбәр итүенчә, Дадин әлеге эшкә катышы булмавын сөйләгән һәм кайбер сорауларга бөтенләй җавап бирмәгән.