Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли үзәгенә нигә иркен бина тапмыйлар?


Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе
Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе

Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе яңа уку елыннан милли белем бирү үзәге итеп үзгәртеләчәк. Минемчә, өч йөз меңгә якын татар яшәгән шәһәрдә кысан бинада милли белем бирү үзәге оештыру бер дә гадел түгел.

Соңгы елларда Татарстан шәһәрләрендә ачылган яңа мәктәпләрнең берсе дә татар мәктәбе түгел. Урыннардагы мәгариф түрәләре: "Алар барысы да яңа микрорайоннарда төзелә, – дип сылтау таба. – Микрорайонда бер генә мәктәп булганга, аннан милли уку йорты ясап булмый", – диләр. Югыйсә, яңа микрорайонда ике мәктәп төзеп, шуның берсен татар мәктәбе итәргә була бит. Хәер, Чаллы шәһәренең 36нчы һәм 37нче комплекслары кергән яңа микрорайонда быел икенче яңа мәктәп ачылачак, анысын да татар уку йорты итәргә җыенмыйлар.

Чаллының әлеге микрорайонында ике мәктәп булачагын исәпкә алып, бер ел элек 37нче комплекста төзелеп ятучы 30нчы санлы мәктәпне юл аркылы урнашкан 2нче татар гимназиясенә бирүне сораган идем. Чаллы хакимияте моңа шундук каршы төште. Инде менә хәзер янәшә генә, 36нчы комплекста төзелүче мәктәп бинасын нигә 2нче татар гимназиясенә бирмиләр?

Хәзерге вакытта 2нче гимназиянең 750 укучыга исәпләнгән бинасында санитар нормаларга каршы килсә дә, бер меңгә якын бала белем ала. Гимназия бинасы бәләкәй булу сәбәпле шактый бала урыс мәктәпләренә урнашырга мәҗбүр.

Игълан ителгәнчә, 2нче татар гимназиясе яңа уку елыннан милли белем бирү үзәге итеп үзгәртеләчәк. Минемчә, өч йөз меңгә якын татар яшәгән шәһәрдә кысан бинада милли белем бирү үзәге оештыру бер дә гадел түгел. Шундый олы эшкә тотынганнар икән, татарча укыту белән тәэмин итү өчен милли үзәкнең бүлекләре, профильле балалар бакчалары булдырылсын иде. Шуңа күрә, яңа микрорайонда татар яшьләренең күп яшәвен исәпкә алып, 36нчы комплеста төзелүче мәктәп бинасын милли белем бирү үзәгенә бирергә кирәк. Яңа бина милли белем бирү үзәге итеп оештырылса, 2нче татар гимназиясен аның бүлеге итәргә була.

Милли мәсьәләләрне күтәреп язылган хатларга Чаллы хакимиятеннән йә "буш" кәгазь килә, йә бөтенләй җавап та биреп тормыйлар. Тормыш күрсәтүенчә, алда әйтелгән тәкъдимнәр президент Рөстәм Миңнехановның рәсми боерыгы булса гына тормышка ашарга мөмкин.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

XS
SM
MD
LG