Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дондагы Ростов шәһәре үзәгендә шартлау булган


Дондагы Ростов шәһәре үзәгендә шартлау булган. Кулдан ясалган шартлаткыч кечкнә фонарь эченә куелган булган, дип белдерелә.

Дондагы Ростов шәһәре үзәгендә шартлау булган. Бер кеше яраланган. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары язып чыкты.

Соңрак хәбәрне Росгвардиянең Төньяк-Кавказ бүлгесе матбугат хезмәте дә раслаган. Кулдан ясалган шартлаткыч кечкнә фонарь эченә куелган булган, дип белдерелә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, шартлау бер мәктәп янында булган. РИА Новости язуынча, фонарьне урам себерүче күреп, кулына алган һәм ул шартлаган. Ирнең бармаклары өзелгән, диелә.

Интерфакс мәгълүматларына караганда, ир кеше урам буйлап барган һәм фонарь салынган бер пакет күреп калган. Ул фонарьне кабызып караган һәм шартлау булган. Зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр. Мәктәп ябылган, аның территориясен уратып алганнар.

3 апрель Петербур метросының "Сенная площадь" һәм "Технологический институт" станцияләре арасында метрода шартлау булды. Русия тикшерү комитеты аны "теракт" дип бәяләде. 14 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG