Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа фильм берьюлы русча да, татарча да чыкса, яшьләр татарчаны сайлаячак"


"Беренче studio"ны тәкъдим итү
"Беренче studio"ны тәкъдим итү

"Тәхетләр уены" сериалын татарчага тәрҗемә итеп, татар телендә кызыклы контент тудырырга телибез" ди бу эшкә алынучы "Беренче studio" вәкилләре. Алар хөкүмәт һәм эшмәкәрләр ярдеменә өмет итә, әмма түрәләр әлегә атлыгып тормый.

Дөньяда танылган сериаллар, кинофильм һәм мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү турында тәкъдимнәр күптән яңгырый. Аны башлыча яшьләр сорый, бу эшнең кирәклеге хакында Дөнья татар яшьләре форумында да әйтелде. Бу рәвешле эш итү – туган телне популярлаштыру, аны заманча һәм кызыклы итүне иң кулай юлы, дип саный яшьләр. Бу хакта 6 апрельдә "Мир" кинотеатрында уздырылган матбугат очрашуында да сүз барды. "Беренче studio" үзенең интернет каналын тәкъдим итте.

"Беренче studio" чит ил фильмнарын һәм сериалларын күп тавышлы итеп татарчага тәрҗемәләп яздыру белән шөгыльләнә. Онлайн-кинотеатр буларак, ул татар теленә тәрҗемә ителгән яисә татарча төшерелгән лицензияле видео карарга мөмкинлек бирәчәк диелә.

"Беренче studio" интернет-каналын тәкъдим итәбез. Бу – интернеттагы портал будачак һәм ул татар телендә контент булдырачак: нәфис фильмнар, сериаллар, документаль фильм, мультфильмнар, спектакльләрнең язмалары – татар телендә булган теләсә нинди контент. Русиядә мондый интернет-каналлар күп һәм аларны караучылар саны арта бара – iTunes, Amediateka, Netflix, Okko, Megogo.net, Zoombi.ru. Алар барысы да рус телендә эшли, ә без шундый ук ресурсны татар телендә эшләргә телибез. Кинотеатрларга чыккан барлык яңа фильмнар безнең порталда татар телле булып дөнья күрәчәк.

"Беренче studio"ны тәкъдим итү
"Беренче studio"ны тәкъдим итү

Мәсәлән, хәзер кинотеатрларда “Кораллы өрәк” ("Призрак в доспехах") бара, без аны тиз арада татарчага тәрҗемә итеп, интернет-каналыбызда күрсәтү максаты куйдык. Яшьләр мондый порталларны яратып куллана, әгәр фильмның русчасы да, татарчасы да якынча бер вакытта чыкса, һәм яшьләрнең сайларга мөмкинлеге булса, алар татарчасын сайлаячак", ди проектның продюсеры Лилия Хәбибрахманова.

Студиянең планнары зурдан. Алар боевик, мелодрама, триллер, фэнтези кебек төрле жанрдагы әсәрләр татарча каралырга тиеш дип зурдан кубып сөйләде. Алар моны кануни нигездә эшләргә җыенуын, барлык авторлар хокуклар сакланачак дип әйтелде. Хокукларны Централ Партнершип, Fox, Disney кебек компанияләр аркылы сатып алырга уйлыйлар, чөнки алар үз контентларын башка интернет-порталар аша сата. Порталда бөтен татар фильмнарының, мультфильмнары һәм спектакльләренең видеоархивы тупланачак.

"Беренче studio" эшендә катнашучы җырчы Эльмира Кәлимуллина әйтүенчә, әлегә интернетта татар видео материалларының тулы архивы ясалмаган.

Беренче Studio: "Фильмнарны татарчага тәрҗемә итәчәкбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

Татар тамашачысына киноны татарча карарга мөмкинлек бирү турында сүзләр күп, аңа сакал да үсә башлады. Тик "тиеш", "кирәк", "телибез" дигән сүзләрдән дә ары гына китә алмыйбыз.

Берничә ай элек “Беренче Studio” “Тәхетләр уены” сериалын тәрҗемә итә дип реклам таратты. Бүгенгә ике сериясе тулысынча әзер. Татарчага тәрҗемәне нигездә туры инглизчәдән ясыйлар. Барлыгы проектта алты актер һәм өч тәрҗемәче катнаша. Тәрҗемәчеләрнең берсе КАИ студенты, Әтнә егете Разил Сабиров Азатлык радиосына: "Мондый проектлар татар теленең популярлыгын арттыра", дип белдерде. Тәрҗемәчеләрдән калганнары барысы да Мәскәүдә яшәүче яшь татарлар.

Очрашуда журналистлар "Тәхетләр уен"ы кайчан киң җәмәгатьчелеккә чыга дип кызыксынды. Баксаң, акча булмау сәбәпле, эш әлегә туктап калган. “Без хәзер эшебезне тамашачыга илтеп җиткерә алмыйбыз. Кешенең карыйсы килә, кайчан әзер була дип көн саен сорыйлар. Әммә, беренчедән, безнең хокукларыбыз юк. Икенчедән, әлегә бу фильмны чыгарырлык интернет-сәхифәбез юк. Хокуклар сатып алырга, хезмәт өчен акча түләргә инвесторыбыз юк”, диде "Беренче studio" проекты авторы, ГИТИСны тәмамлаган Адель Зәйнуллин.

Студиянең эшен башлап җибәрергә һәм берничә фильмга хокуклар сатып алу өчен 1-1,5 миллион акча кирәк. Алар сүзләренчә, бер серия яисә бер фильмның хокуклары 100 мең сумнан башлана. Тавышландыру шул ук суммага төшә. Берьюлы бер пакет фильм сатып алсаң, 500 мең сум кирәк, тавышландыруга шул кадәр үк китә, димәк, якынча бер миллион сум кирәк булып чыга. Әлегә иҗат төркеме түләүсез эшли.

Адель Зәйнуллин Татарстан мәдәният министры болай да җитәрлек эшли дигән фикердә, бөтен өмет хәйриячеләргә ди. Алар түрәләрнең бу тәкъдим чарасын уздырыр өчен урын биргәнен дә күккә чөеп мактады, аларда кайдан акча булсын дип гаҗәпләнәләр.

“Без мәдәният министрлыгына рәхмәтле, ләкин финанс ярдәм бары бизнестан гына булырга мөмкин. Безнең өчен министрлыкның бу проектны хуплавы турындагы хаты да зур ярдәм булыр иде. Министрлык безгә ышануын, моның кирәкле һәм әһәмиятле проект икәнен тануын күрсәтер иде. Бу безгә зур этәргеч булачак”, диде өстәде Кәлимуллина.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Режиссер Илдар Ягъфәров фильмнарны тәрҗемәләүне “ахмак” эш дип саный. Якутлар тәрҗемә белән вакланып тормый, милли киноиндустрия булдырды, татарлар алардан кайсы ягы белән ким дип сорау куя.

“Бу – бөтенләй файдасыз, мәгънәсез эш. Телебезнең проблемасы да шунда бит инде – бөтен татар кешесе дә русча бер дигән аңлый. Русча чыккан инглиз телле киноны татарчага тәрҗемә итеп утырудан ни файда? Кем өчен ул? Бу акча сарыф итү генә. Мөгаен, алар күпмедер акча алырга өметләнә торгандыр. Бразил сериаллары татарчага тәрҗемә ителә, аларны авылларда әби-бабайлар гына карый. “Тәхетләр уенын” картлар карамаячак. Ә яшьләр русча да рәхәтләнеп карый ала. “Тәхетләр уенын” татарчага әйләндергәч яшьләр татарча сөйләшә башлаячакмы? Элек “Исәнмесез, иптәш Һитлер” дип, рус фильмнарын татарчага тәрҗемә итәләр иде.

“Тәхетләр уенын” яки башка популяр сериалларны тәрҗемәләү турында уйлыйсы урында татар кинофильмнары төшерүне кайгыртырга кирәк. Якутлар сан белән якынча 300 мең кеше һәм алар барысы да Якутиядә яши. Бездән аермалы аларның милли киносы бар. Аларның Русия буйлап прокатка алып чыгарлык халкы юк, ә татарныкы бар. Без тәрҗемәгә вакыт әрәм итмичә прокатка чыгарырлык фильмнар эшләргә тиеш", диде ул.

Гүзәл Шәрипова
Гүзәл Шәрипова

Кино сәнгате үсешен баккан Татарстаның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова бу эшне кирәкле, дип саный.

“Татар теленә халыкка кызык булган фильмнарны гына түгел, аларның тәрбия ягыннан кыйммәткә ия булганнарын да, һичшиксез, татар теленә тәрҗемә итәргә, таратырга кирәк.

Финанслауга килгәндә, Татарстанда дәүләт заказы нигезендә төшерелгән фильмнар һәрвакыт ике телдә – русча һәм татарча эшләнә. Татарстанда чыкмаган картиналар бар икән, аларны тәрҗемә итү юлларын эзләргә кирәктер. Моны коммерцияле булган яисә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшләсә, дәүләт ярдәм күрсәтә ала.

Татарстан президентының республикадан читтә эшләүче иҗтимагый оешмалар өчен каралган грантлары бар. Бу грантлар татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау максатыннан эшләүчеләргә бирелә. Быел грант бәйгесе инде узды. "Беренче studio" шул бәйгегә катнашырга һәм проектларын тормышка ашырыга акча табарга мөмкин булыр иде”, диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG