Accessibility links

Казанда "Ачык Русия"нең арт-пикетында Путин сәясәтеннән көлделәр


Бүген Казанда "Ачык Русия" хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәсем (арт) пикеты уздырды. Анда катнашучылар Русия президенты Владимир Путиннан ирония белән көлде.

Казанның Тинчурин скверында узган чарага катнашучылар шарлар белән бизәлгән агач ат сынын алып килгән һәм анда президент Владимир Путин рәсеме ясалган иде. Икенче ягында билгеле түрәләр, дәүләт ширкәтләре җитәкчеләре исемнәре язылган иде. Алар арасында "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов, "Роснефть" җитәкчесе Игорь Сечин, премьер-министр Дмитрий Медведев һәм башкаларның исемнәре булды.

"Ачык Русия"нең Татарстандагы вәкиле Илья Новиков "туйдырды" дип кычкыргач, пикетта катнашучыларның берсе сын янына килеп шарларны шартлата башлады һәм нәтиҗәдә дәүләт эшлеклеләре, эшмәкәрләр фамилияле ачылды. Алар арасында Сергей Шойгу, Валентина Матвиенко, патриарх Кирилл һәм башкалар бар иде.

Күпмедер вакыттан соң атны әйләндерделәр һәм анда шулай ук "туйдырды" дигән язу язылган иде. Татарстандагы "Ачык Русия"нең шура әгъзасы Дарья Кулакова бу 29 апрельдә Русиякүләм узачак пикетка бер әзерлек дип әйтте. Әлеге пикет Казанда да узачак.

Idel.Реалии язуынча, пикетта катнашучылар "Родился при Путине, живу при Путине, умру при Путине", "Такого как Путин, чтобы не бил", "Наш дурдом голосует за Путина", "In Putin we trust" дигән шигарьләр тотып торды. Шулай ук пикетка килүчеләр "Русия Путин өчен" дип кычкырдылар. Узып баручы өлкәннәр чара белән кызыксынып, Путинга яклау белдерде. Шул ук вакытта Русия президенты сәясәтен тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

Тинчурин сверы тирәсенә полиция машинасы китерелгән иде, әмма тоткарлаулар булмады.

XS
SM
MD
LG