Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның ике чиркәвендә шартлау булды


Танта шәһәре чиркәвендәге шартлау
Танта шәһәре чиркәвендәге шартлау

Мисырда Александрия һәм Танта шәһәрендәге копт чиркәвендә шартлау нәтиҗәсендә корбаннар саны дистәләрчә.

Мисырда Александрия шәһәрендә копт чиркәвендә булган шартлауда ким дигәндә 11 кеше һәлак булды, 20дән артыгы яраланды.

Шартлауны чиркәү эченә үтеп керергә тырышкан интихарчы башкарган. Анда гыйбадәтне Мисырның копт чиркәве башлыгы Тавадрос (Федор) Второй алып барган.

Бүген шулай ук Мисырның Танта шәһәрендә христиан чиркәвендә шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә 25 кеше һәлак булды, 60ка якыны зыян күрде. Моның турында Al Mayadeen телеканалы хәбәр итте.

Шартлау шулай ук копт чиркәвендә гыйбадәт вакытында булды. Чиркәүдә күп кеше бар иде, дога кылу христиан бәйрәменә туры китереп узган иде.

Шартлау урынында полиция хезмәткәрләре эшли. Шартлауны оештыруда шикленелүче тоткарланган, хәзерге вакытта аннан сорау алу бара.

Мисыр президенты Габдел Фәттах әс-Сиси яраланучылар өчен хәрби хастаханәләрне ачарга кушкан. Мисыр премьер-министры Шәриф Исмәгыйль шартлауны теракт дип атады.

XS
SM
MD
LG