Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иделдә экоцид: активистлар төзелеш ширкәтен гаепли, түрәләр тел яшерә


Идел ярында үлгән балыклар
Идел ярында үлгән балыклар

Дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдә таралган фоторәсемнәрне тикшерү өчен Займище белән Октябрский авыллары арасындагы Идел култыгы яр буйларына табигатьне саклау прокуратурасы һәм Татарстан экология министрлыгы инспекторлары, активистлар һәм бер төркем журналистлар килде.

М7 федерал юл буйлап Иделнең корытылган ярлары аша утрауларга тикшерүчеләрне һәм журналистларны зур машиналарда активистлар алып барды.

Бу сулыкның ике ярын да үлгән балык каплаган
Бу сулыкның ике ярын да үлгән балык каплаган

Утраулар арасындагы Идел елгасы култыгында, боздан ачылган ярларда зур һәм кечкенә үле балыклар ята, тирә-якка сасы ис таралган. Татарстан Экология министрлыгы вәкилләре су һәм балыкларны алды, аларга анализ ясалачак, тикшереләчәк диделәр.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмагыйлев Азатлыкка белдерүенчә, Октябрьский авыл җирлегендә су буенда күпләп балыкның үлүе хакында хәбәрләр кичә кич үк билгеле булган.

"Елның бу вакытында мондый хәлнең моңарчы күзәтелгәне юк иде. Бу урында Идел суы анализга алынды, аннан соң, нәтиҗә ясалыр һәм гаеплеләр җавапка тартылыр", дип сүзен кыска тотты түрә.

Иделдә экоцид: кем гаепле?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00


Иртәнге якта Азатлык Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасына шалтыратты. Прокурор Олег Даминов әйтүенчә, әлегә ниндидер нәтиҗә ясарга иртә. “Әлеге вакытта анда табигать саклау прокуратурасы белгечләре эшли. Суның анализы алыначак, ихтиологларның тикшерүе уздырылачак. Шуннан гына балыкларның, су күселәрнең үлеменә китергән сәбәпләренә ачыклык кертеп булачак. Үлем сәбәпләрнең берсе су астында һава җитмәү дә булырга мөмкин”, диде Даминов.

Идел федераль дәрәҗәдә күзәтелә торган елга булып саналганга күрә тикшерү нәтиҗәләре Русия табигатьне саклау федераль оешмасына җибәреләчәк. Гаепле кеше табылса, аңа административ яки җинаять эше ачылырга мөмкин. Әмма халык гаеплеләрне җавапка тартылуына ышанмый.

Октябрьский авылы иҗтимагый шурасы рәисе, Иделне күмүгә каршы оешкан хәрәкәт активисты Гөлнара Гыйләҗева һәм башка активистлар да, экология өчен җаваплы булган оешма вәкилләренең бү җавапларына канәгатьсезлек белдерде. Ике арада бәхәс купты.

Активистлар балыкларның күпләп үлүендә бер генә гаепле һәм ул барысына да билгеле дип белдерә. Идел елгасы ярларын корытучы – "Казан" төзелеш ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Равил Җиһаншин. Иделне коткаручы активистлар сүзләренчә, аның Идел буенда төзлеш җәелдергәнгә күрә елганың култыклары арасында су акмый, ул торгынга әйләнә, балыкларга суларга һава калмый. Бозлар эрегәч, бөтен ярлар үле балык белән тула, һәм бу хәл торган саен күбрәк кабатланачак.

Идел ярларында төзелеш алып баруга каршы көрәшкән Гөлнара Гыйләҗева Азатлыкка Татарстан күзәтүчелек органнарына ышаныч юк, диде. Ул яңадан федераль оешмаларга, Русия президентына хатлар юлланачагы хакында белдерде. Активистлар арасында күмелгән су юлларын үз көчләре белән ачу юллары турында да сөйләшүләр алып бара.

Балыкларның Иделдә күпләп үлеме узган елны да күзәтелде. 2016 елның августында Идел елгасында күпләп балык мәетләре табылды. Ул вакытта Татарстан Экология министрлыгы урынбасары, табигый мохитне саклау өчен җаваплы баш инспектор Фаяз Шакиров сүзләренчә, балыкларның үлеменә суусемнәрнең черүе һәм эссе һава торышы сәбәп була ала. Җитештерү ширкәтләренең суга химик калдыклар ташлавы сәбәп булу мөмкинлеге кире кагыла, диде ул. Активистлар исә бу афәтне елганың корыту белән бәйләде, әмма бу рәсми дәрәҗәдә кире кагылды.

XS
SM
MD
LG