Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы Сүриядә Русиянең тагын ике хәрбие һәлак булу турында белдерде


Русия хәрбиләре Сүриядә
Русия хәрбиләре Сүриядә

Сүриядә миномет атышы нәтиҗәсендә Русиянең ике хәрбие һәлак булган, берсе яраланган, дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.

Саклану министрлыгында белдерүләренчә, русиялеләр килешү нигезендә хезмәт иткән булган һәм Сүрия гаскәре бүлегендә инструктор булып эшләгәннәр.

Яралының хәле авыр, табиблар аның гомере өчен көрәшә диелә. Хәрбиләрнең исемнәре аталмый.

Элегрәк РБК басмасы Сүриядә килешү белән хезмәт итүче Игорь Завидный һәм тагын бер хәрби һәлак булган, дип язган иде.

Саклану министрлыгы Сүриядә сугыш башланганнан бирле 28 русияленең һәлак булуын раслады. Сүриядә һәлак булучы Русия хәрбиләренең гомум саны турында рәсми мәгълүматлар юк.

Соңгы тапкыр 22 мартта Сүрия сугышында тагын тугыз русияленең, шул исәптән бер татарстанлының һәлак булуы ачыкланган иде. РБК һәм Conflict Intelligence Team оешмасы уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, аларның берсе, Дмитрий Маркелов – Яшел Үзәннән. Ул Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән диелә.

XS
SM
MD
LG