Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турхан Дилмач: "Юныс Әмре үзәге Казанда янә ачылыр, ләкин КФУда түгел"


КФУдагы Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге (архив фотосы)
КФУдагы Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге (архив фотосы)

Казанда төрек балаларына төрекчә өйрәтүче якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Ә менә КФУдагы Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге әлегәчә дә ачылмаган. Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка моның сәбәпләрен аңлатты.

Төрек телен өйрәнү курслары Халыклар дуслыгы йортында һәр якшәмбе оештырыла. Анда 7-14 яшьтәге төрек балалары яисә әти-әнисенең берәрсе төрек булган балалар төрекчә өйрәнә. Бу курслар балаларыбыз төрек телен өйрәнсен, туган телләрен онытмасын өчен уздырыла, ди Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач.

Аның сүзләренчә, әлеге курслар Халыклар дуслыгы йортындагы мөмкинлектән файдаланып баш консуллык белән Әнкарадагы Юныс Әмрә институты ярдәме кысаларында ачылган.

Курслар хәзергә 15 кешелек бер төркемдә оештырылган, алга таба бу дәресләргә килүче балалар саны артса, ике төркем итү күздә тотыла. Дәресләр түләүсез булачак.

Мәгълүм булганча, КФУ да эшләп килгән Юныс Әмрә үзәгенең эшчәнлеге 2015 елның 24 ноябрендә Русия хәрби очкычы Төркия чигендә бәреп төшерелгәннән соң башланган низаг аркасында туктатылды. Низаг инде беткән кебек, әмма үзәк әлегәчә ачылмады. Моның сәбәбен белмим, диде баш консул.

Шулай да, аның сүзләренчә, Казандагы Юныс Әмре үзәге Төркия белән Русия арасындагы хезмәттәшлек килешүе нигезендә яңадан ачылырга мөмкин.

Турхан Дилмач: "Юныс Әмре үзәге Казанда янә ачылыр, ләкин КФУда түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Бу килешү нигезендә Әнкарада Русия мәдәнияте үзәге ачылды. Мәскәүдә якын көннәрдә Юныс Әмре төрек мәдәнияте үзәге ачылачак. Аның документ эшләре тәмамланган, бина юнәтү эшләренең генә төгәлләнәсе калган.

Бу үзәк инде КФУга бәйле булмаячак, конференция залы, башка мөмкинлекләре булган аерым бинада ачылачак

"Үзәк ачылганнан соң Казанда да Русия белән Төркия арасындагы мәдәният килешүе кысасында Юныс Әмре төрек мәдәнияте үзәген ачырга телибез. Бу үзәк ачыла калган очракта ул инде Казан федераль университетына бәйле булмаячак, конференция залы һәм башка мөмкинлекләре булган аерым бинада ачылачак", дип белдерде Турхан Дилмач Азатлыкка.

Шуны да әйтергә кирәк, Турхан Дилмач быелның февралендә Татар-информ мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында очкыч кризисы тәмамланып Төркия-Русия мөнәсәбәтләре җайга салынганнан соң Казан консуллыгы эшчәнлек алып барган Русия төбәкләрендәге университетларда туңдырылган хезмәттәшлекне яңадан эшләтеп җибәрергә теләп мөрәҗәгать итүләрен әйткән иде.

Чуаш, Башкорт, Петербур университетлары җавап бирде, ә менә Казан университетыннан җавап юк

Баш консул хезмәттәшлекне җайга салу тәкъдименә Чуаш дәүләт университетыннан ике көндә, Башкорт дәүләт университетыннан 4-5 көн эчендә, Петербур университетыннан шунда ук уңай җаваплар алуларын, ә менә Казан федераль университетыннан әлегә җавап килмәвен белдергән иде.

Дилмач Азатлыкка ике айга якын вакыт узса да, хәзергә кадәр КФУның консуллыкның хезмәтәшлек тәкъдименә әйдәгез яңа килешү имзалыйбыз дип тәкъдим ясамавын да хәтерләтте.

Дилмач Казандагы Юныс Әмре үзәге ябылса да, Әнкарадагы Юныс Әмре институты белән элемтәләрнең дәвам итүен, консуллык оештырган чараларның күпчелеген әлеге институт ярдәме белән уздыруларын белдерде.

22 мартта Казанда ачылган һәм 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк "Уртак мирас Болгар" исемле рәсем күргәзмәсен дә баш консул шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә оештыруларын җиткерде.

7 апрельдә Турхан Дилмач әлеге рәсем күргәзмәсен карарга килгән КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү студентлары белән очрашты һәм Азатлык сорауларын җаваплап, мәдәният өлкәсендә ике республика хезмәттәшлеге дә әкрен-әкрен җайланыр дигән өметен җиткерде.

XS
SM
MD
LG