Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:01

Кырымда Акмәчетнең Үзәк базарында сәүдә урыннарын җимерү нәтиҗәсендә 200ләп кырымтатар эшсез калган.

Кырымның Акмәчет шәһәрендәге Үзәк базар тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерү сәбәпле 200ләп кырымтатар эшсез калды, керемен югалтты. Аларның берсе – Рөстәм әфәнде сүзләренчә, Акмәчеттән генә түгел, ә тирә-як авыллардан да әлеге сәүдә урыннарына килеп эшләүчеләр булган.

"Бүген икенче көн инде җимерү дәвам итә. Кичә башлаганнар иде, бүген дә һаман җимерәләр, җыештыралар, күрәсең. Монда күп кеше эшли иде. Кырымтатарлар шактый иде. Гомумән 300гә якын кеше эшләгән булса, аларның якынча 200е кырымтатарлар иде.

Мин Ленин районыннан килеп улыма ярдәм итеп тора идем. Бакчасарайдан килеп ит сатучы кырымтатар егетләре дә бар иде. Кырымтатарлар яшелчә, балык, икмәк, йомырка, сөт белән сәүдә итте. Хәзер бөтенесе эшсез калды, бәлки бер-ике кешегә генә урын биргәннәрдер. Калганнары алдагы тормышларын үзләре хәл итәргә мәҗбүр булачак", диде Азатлыкка Рөстәм әфәнде.

Аның сүзләренчә, сәүдә урыннары тоткан кырымтатарлар арасында хакимият бу урында сәүдә үзәге, бәлки машина кую урыны төзергә җыенмый микән дигән шик тә бар.

Акмәчеттә Үзәк базар тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерү

Акмәчеттә Үзәк базар тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерү

Җимерү эшләре 11 апрель таң белән иртәнге дүрттә башлана. Җимерәсе урынны ОМОН, Халык сагына алынганнар (ополчение) чорнап ала. Дистәдән артык техника җимерү эшенә керешә. Күп кенә эшмәкәрләр әйберләрен алып чыга алмый кала.

Русия аннексияләгән Кырымның Акмәчет хакимияте башлыгы урынбасары Александр Овдиенко сәүдә урыннарын җимерүгә карата "хуҗалары алдан кисәтелгән иде, мәгълүмат чаралары аша да хәбәр ителде" дип белдерсә дә, эшмәкәрләрнең кайберләре бөтенләй белми калган, ә кайберәүләргә 10 апрель кичен генә хәбәр иткәннәр.

Акмәчеттә Үзәк базар тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерү

Акмәчеттә Үзәк базар тирәсендәге сәүдә урыннарын җимерү

Сатучылар сүзләренчә, базар җитәкчелеге сәүдә урыннарын җимерәсен белә торып соңгы көнгә кадәр аренда акчаларын кесәсенә салып торган. "Акчаларны да кайтармадылар, әйберләрне алып чыгарга ирек тә бирмәделәр", дип белдерә сәүдә итүчеләрнең берсе.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG