Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанда "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы иң көчле бомба кулланды


GBU-43/B бомбасы
GBU-43/B бомбасы

АКШ кораллы көчләре атом булмаган иң көчле авиация бомбасы кулланды. Аны "бөтен бомбаларның анасы" дип атыйлар.

Әфганстанның көнчыгышында "Ислам дәүләте" экстремистик оешма ныгытмаларына җибәрелгән GBU-43/B бомбасы шартлау нәтиҗәсендә 36 сугышчы һәлак булган диелә.

Һава һөҗүменең максаты җиһадчылар кулланган тоннельләр системына зыян китерү булган. АКШ саклану министрлыгында белдерүләренчә, әлеге чара берничә ай дәвамында әзерләнгән. Америка хәрбиләре үз гамәлләрен Әфганстан хөкүмәте белән килештергән. Пентагон мәгълүматларына караганда, тыныч халык арасында корбаннар юк.

АКШ кораллы көчләре әлеге бомбаны сынау видеосын дөньяга чыгарды. Видео 2003 елда төшерелгән.

"Бөтен бомбалар анасы" якынча 10 тонна авырлыкта. Аның сигез тоннасы гексоген, тротил һәм алюминий порошогыннан тора.

Бомбаның куәте 11 тонна тротил көче тәшкил итә. Шартлаткыч 150 метр радиуста бөтен тереклекне юк итә, аның җимергеч көче 1,5 километрга кадәр җитә.

XS
SM
MD
LG