Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирүне таләп итә


Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 8 апрельдә узган Корылтай йомгакларына нигезләнеп "Башкортстан татарларының хәле һәм аларның проблемнарын чишү юллары" дип аталган резолюция чыгарды.

Резолюциядә Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү һәм "Уфа губернасының татар халкы яшәгән өлешләрен Татарстанга кушу" турында референдум уздыру таләп ителә.

ТИҮ вәкилләре фикеренчә, Башкортсанда бөтен татарларның 20 проценты яши, ләкин алар "татарның мәдәниять-мәгърифәт ягыннан иң кимсетелгән өлеше".

Резолюциядә Башкорстанда яшәүче татарлар "үзләренең милли үсеше өчен бернинди дәүләт ярдәме дә, башка төрле ярдәм дә күрми" диелә.

Элегрәк ТИҮ татар телен Татарстанда бердәндер дәүләт теле итү тәкъдиме белән чыккан иде.

8 апрель Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды. Кычкырып әйтелмәсә дә, оештыручылар сүзләренчә, чараны оештыруда Татарстан хөкүмәтенә якын даирәләр дә катнашкан.

XS
SM
MD
LG