Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк лауреатлары билгеле булды


Пермия лауреаты Фәния Габидуллина
Пермия лауреаты Фәния Габидуллина

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә XVI "Илһам чишмәләре-2017" төбәкара шигърият фестивале кысаларында Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреатларын атадылар.

Фатих Кәрим исемендәге премиясе берничә кешегә бирелде. Уфа шагыйрәсе, язучы Фәния Габидуллина татар әдәбиятын һәм Фатих Кәрим иҗатын пропагандалу өчен алды.

Чабаксардан шагыйрә Светлана Азаматка әдәби иҗаты һәм "Илһам чишмәләре" фестивале идеяләрен пропагандалау өчен бирделәр.

Әдәби активлык, шигырь язуга сәләтле балалар белән актив эш алып баруы өчен Бәләбәйдәге "Афродита" балалар шигърият театры җитәкчесе, шагыйрә Валентина Пашина лаек булды.

Язучы Фәнил Күзбәков премияне Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү һәм башкорт әдәбиятын пропаганадлау өчен алды.

Бәләбәй районы хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе 15нче тапкыр бирелде. Төрле елларда аңа барлыгы 62 әдип һәм Минзәлә драма театры лаек булды.

XS
SM
MD
LG