Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә "Татар кызы-2017" бәйгесендә Назлыгөл Насыйрова җиңде


Җиңүче Назлыгөл Насыйровага калфак һәм тун тапшырылды
Җиңүче Назлыгөл Насыйровага калфак һәм тун тапшырылды

Быел әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдереп 28 кыз килгән. Сайлап алу турын 11 чибәр кыз узган.

Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре берлеге алтынчы тапкыр "Татар кызы" бәйгесен оештырды. Сайлап алу турында катнашкан үзешчән җырчы Илшат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, аларның икесе татар телендә бик үк яхшы аралашмаса да, икенче турга үткән. Аларга да үзләрен сынап карарга, телне үзләштерүгә этәргеч биргәннәр.

Дүрт ай дәвамында кызлар татар теле дәресләренә йөрде. Дәресләрне Альбина Шәйхетдинова алып барды. Альбина кызларның бик тырышып укуларын, нәкъ шушы ике кызның – 25 яшьлек Гүзәл Галләмова белән 20 яшьлек Диана Йосыфкулованың телне белү дәрәҗәсе күпкә үсүен билгеләде.

Диана Йосыфкулова (с) һәм Дилбәр Хәмәтдинова (у)
Диана Йосыфкулова (с) һәм Дилбәр Хәмәтдинова (у)

Алар халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре белән тирәнтен танышу ниятеннән килгән. Гүзәл бу теләгенә ирешүен җиткерде. Хәзер үзе дә биш яшендәге кызына татарлар турында күп кенә мәгълумат җиткерә ала.

Башка сигез чибәр кыз ана телендә иркен аралаша. Дөрес, араларында Татарстан һәм Башкортстаннан килеп биредә югары уку йортларында укучылар да бар.

Диләрә Шәрипова
Диләрә Шәрипова

Катнашучылар арасында иң яше – 16 яшьлек Диләрә Шәрипова. Диләрә Ижау кызы, Габдулла Тукай исемендәге алтынчы санлы гимназиядә унынчы сыйныфта укый. Озак еллар "Асылъяр" ансамблендә шөгыльләнә. Милли тормышта актив катнаша. Бәйгегә әзерләнү айларында татар теленнән республикакүләм һәм Казанда узган регионара олимпиадада катнашып, җиңү яулады.

Альбина Гыйзәтуллина
Альбина Гыйзәтуллина

Альбина Гыйзәтуллина Ижау кызы. Удмурт дәүләт университетында нефтегаз институтының беренче курсында укый. Татар телен мәктәптә үзләштермәгән. Гаиләдә ана телендә аралашу кагыйдә булу сәбәпле, аңа татар телендә аралашу бик җиңел. Татар халкының тарихын, танылган шәхесләрен яхшы белә. Иҗади номинациягә комда рәсем ясау ысулын сайлаган. Тамашачылар белән тулы залда, жюри алдында Сөембикә тарихын сөйләп, бик матур итеп Сөембикәнең сурәтен дә ясады. Моны ул болай аңлатты. "Сөембикә бүген дә татар кызлары өчен кадерле шәхес. Кызлар аның кебек милли җанлы булырга тиеш", диде Альбина Гыйззәтуллина. Нәтиҗәдә ул "Илһамлы кыз исеменә лаек дип табылды.

Тамашачы
Тамашачы

Иҗади бәйгегә кызлар төрле чыгышлар әзерләгән. Илзирә Адиева, Диана Йосыфкулова, Гүзәл Низамова, Назлыгөл Насыйрова биеп күрсәтте.

Беренчеләре татар һәм гарәп биюләрен башкарса, Назлыгөл Сөембикә киемендә классик бию белән тамашачыны да, жюри әгъзаларын да таң калдырды. Гүзәл Галләмова үзен кул остасы буларак күрсәтте, ул теккән күлмәкләр искиткеч матур һәм татар кызларына бик килешле иде. Ул "Алтын куллы" кыз исемен алды.

Гүзәл Кашапова һәм Диләрә Шәрипованың чыгышлары туган телебезне саклап калуга багышланган иде. Бүгенге яшьләрнең заман техникасына бирелеп, туган телендә аралашмавында әби-бабайларның, ата-аналарның да тискәре йогынтысы булуын тасвирлады алар. Гүзәл Кашапова "Сәләтле кыз", Диләрә Шәрипова – "Зыялы кыз" исемнәренә лаек дип табылды.

Бәйгедә катнашучылар әзерләгән милли ризыклар
Бәйгедә катнашучылар әзерләгән милли ризыклар

Татар кызы бәйгесен оештыручыларның берсе Рушана Саттарова сүзләренчә, быелгы бәйгегә әзерләнергә, башка еллар белән чагыштырганда, озак вакыт бирелгән. "Атна саен остаханәләр узды, репетицияләргә кызлар бик теләп йөрде. Әле финал кичәсе алдыннан гына кызлар татар ашларын пешерүдә сынау үтте. Ул он-лайн трансляциядә барды. Финалда татар кызы нинди булырга тиеш дигән темага сәхнәдән чыгышлар булмады, алар алдан имтихан биреп, балларны инде җыйды", диде Рушана.

Жюри әгъзаларына кызларны бәяләү җиңел булмады. Жюри рәисе, Татарстаннан танылган артисты Рөстәм Гайзуллин да һәр пунктны җентекләп карап бәя бирүләрен җиткерде.

Рөстәм Гайзуллин
Рөстәм Гайзуллин

"Удмуртиядә татар телендә сөйләшергә тырышулары шатландыра. Татарларның төп башкаласыннан тыш чит республикада милләттәшләребез татарлыкны, милләтчелекне онытмыйча шундый бәйгеләр үткәрүе бик матур күренеш. Елдан ел әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны да күп булсын, шул вакытта безнең милләтебез сакланып калыр", диде Рөстәм. "Мондый кызлар артыннан чиратлап торырга тиеш егетләр", дип шаяртып та куйды ул.

Кызлар бәйге нәтиҗәләре игълан ителүне көтә
Кызлар бәйге нәтиҗәләре игълан ителүне көтә

Җиңүче Назлыгөл Насыйрова Чаллы шәһәрендә туып үскән. Ижауда медицина академиясенең дәвалау бүлегендә дүртенче курста укый.

"Минем бәйгедә җиңүемнең нигезе – гаиләмдә. Әти-әнием, апам бик күп ярдәм иттеләр. Гаиләдә татар телендә аралашып үстем. Татар халкының тарихы белән кызыксындым. Кечкенәдән биергә яраттым, сәнгать мәктәбендә укыдым. Мәктәп тормышында да, бүген академиядә барлык эшләрдә актив катнашам. Шулай ук бәйгегә әзерлек чорында оештыручыларның да ярдәме зур булды", диде Назлыгөл.

XS
SM
MD
LG