Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баумандагы җыр әһелләренең йолдызларын күреп йөрәгем сыкрый


Йолдыз урыны гына калган
Йолдыз урыны гына калган

Казанның Бауман урамында алты йолдызның икесендәге исемнәр – Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатова юкка чыккан. Исемсез, җимерек хәлдәге йолдызлар тору бернинди кысаларга да сыймый торган эш.

Казанда экскурсияләр оештырганда туристлар белән Бауман урамында да еш йөрергә туры килә. "Ногай" кунакханәсе (элекке Матбугат йорты бинасы) тирәләре – иң яраткан җирем. Элек, нугай далалары белән Казан ханлыгын тоташтырган юлдан кәрваннар үткәнен, шушы юлдан яшь кәләш Сөембикәнең килеп керүе турында, аның белән бәйле матур риваятьне, шулай ук чын хакыйкатьне сөйлим дә, әле менә анысы тарих, хәзергебез дә шушы урамда күренә, дип якында гына булган "Йолдызлар аллеясы"н күрсәтәм.

Илһам Шакиров йолдызы
Илһам Шакиров йолдызы

Йолдызларыбыз, исемнәре мәңгегә дип ташка уелган Илһам ага Шакиров, Әлфия апа Авзалова турында сөйлим. Вакыт булса, җырларын да тыңлатып күрсәтәм.

Әмма бу юлы имәнеп киттем – алты йолдызның икесенең исеме юк. Аларны әллә чокып алганнар, әллә кышын боз ватканда урам себерүче ялгыш ваткан. Әлфия апаның һәм Мөнирә Булатованың йолдызлары җимерелгән, исемнәре дә юк.

Йолдызлар аллеясының элекке күренеше
Йолдызлар аллеясының элекке күренеше

Бауман урамыннан үткәндә минем белән Волгоградтан килгән 10нчы сыйныф укучылары иде, алар да аптырап калды. Волгоград баласы белә инде ул ташка уелган исемнең ни аңлатканын! Мамай курганында Мәңгелек ут янында йөзләрчә солдат-офицерның исеме язылган дивар яныннан узасың бит.

Урам буйлап йолдызлар яныннан үткәндә аларның тапталуларына җаным бер әрнесә, кыш көне кар астында чистартылмыйча торуларына икенче сызлана идем. Исемсез, җимерек хәлдәге йолдызлар тору бернинди кысаларга да сыймый торган эш, минемчә! Мәдәният министрлыгына, йә шәһәр хакимиятенә шалтыратып, бу йолдызларның кем карамагында икәнен, алар өчен кем җаваплы икәнен беләсем килә, әмма җитешә алганым юк.

Раушания Миңнуллина-Хәбирова
Казан

* * *

Бауманга татар җыр сәнгате әһелләренең йолдызларын кую Казанның меңьеллыгы уңаеннан башланды. Алдан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исем­нәре пәйда булды. Тагын бер елдан Мөнирә Булатова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм Айдар Галимов исемнәре өстәлде. Башта аллеяда Айдар Галимов йолдызы юкка чыкты.

XS
SM
MD
LG