Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры урынбасары Александр Филиппов вазифасыннан алынды


Александр Филиппов
Александр Филиппов

18 апрель Уфаның вице-мэры Александр Филиппов вазифасыннан алынды. Уфа хакимияте җитәкчесе Ирек Ялалов урынбасары Александр Филипповны вазифасыннан алуның сәбәбен "ышанычны югалтуы" белән аңлатты.

Александр Филиппов тирәсендәге җәнҗаллар күптәннән килә. Уфа хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм аның төзелеш мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Александр Филиппов арасында каршылыклар өч ел буе дәвам итте. Ялаловның үз урынбасарын "авызлыклый" алмавын рәсми булмаган чыганаклар Филипповның Башкортстан җитәкчесе тарафыннан яклануы белән аңлатты.

Филиппов шәһәр милкен идарә итү, җир бүлү, төзелеш оешмаларын җитәкләү белән шөгыльләнгән иде. Бу тармакта соңгы елларда җәнҗалның тынып торганы булмады. Нәтиҗәдә, 4 апрель вице-мэрның өендә тентүләр узды, 3,7 миллион сум салым түләмәгәне өчен җинаять эше ачылды.

Ләкин рәсми булмаган чыганаклар, Филипповны якларлар, киресенчә, Уфа мэры урыныннан алыныр дип фараз итте. Алар аны узган кышта Ялалов "абруеның кар астында калуы", ягъни урамнарның тазартылмавы, кар басуы, шәһәр казнасының көрчеккә терәлүе белән аңлатты. Шул ук чыганаклар Ялаловның хөкүмәт җитәкчесе урынбасары итеп күчереләчәген, аның урынына Башкортстан җитәкчесе хакимияте башлыгы Владимир Нагорный билгеләнәчәген фаразлады. Ләкин көтмәгәндә Александр Филиппов вазифасыннан алынды.

Proufu сәхифәсе хәбәренә караганда, Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Ялаловны чакыртып, Филипповны вазифасыннан алмавын сораган. Ләкин Ялалов аны инкарь иткән.

Кайбер күзәтүчеләр вице-мэрның урыныннан алынуын республика башлыгы һәм Уфа җитәкчесе арасында каршылыкларның киеренкеләнүе белән аңлата.

XS
SM
MD
LG