Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 19:01

19 апрель КФУның Tataristica үзәгендә "XXI гасыр һәм Тукай" темасына дискуссия узды. Чарада Тукайның тискәре яклары да халыкка ачылсынмы, аны идеальләштерү кирәкме, аның бөеклеге нәрсәдә дигән сорауларга төрле фикерләр яңгырады.

КФУның Tataristica үзәгендә "XXI гасыр һәм Тукай" темасына дискуссиядә яшьләр белән өлкән буын кешеләре арасында бәхәс тудырды.

Тукай халыкчанмы, әллә аннан пот ясадылармы?

Сөйләшүдә катнашкан шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев: "Тукайның асыл бөеклеге аның милләт язмышы белән яшәвендә чагыла. Милләт язмышы исә – Тукай язмышы. Алар шулкадәр бер-берсенә охшаш, Тукайның да, милләтнең дә язмышы трагик язмыш. Ул халкыбызның бер сурәте булган шикелле. Аның бөеклеге шунда", дип белдерде.

Рәдиф Кашапов

Рәдиф Кашапов

Бу сүзләр белән килешмәүчеләр дә булды. Журналист, музыкант Рәдиф Кашапов Тукайның нәкъ менә халык символы булуы аны халыктан ерагайтты дигән фикердә.

"Күпләр аның берничә әсәрен генә белә. Аны бер потка әйләндерделәр. Тукайны бөек зат диләр, әмма беренче чиратта ул – шәхес", диде яшь буын вәкиле.

Галим Хатип Миңнегулов, Тукай шәхесе безнең арадан йөз ел элек киткән булса да, аның иҗатының әле дә искермәвен әйтеп, шигырьләреннән мисаллар белән исбатларга тырышты. "Тукай халыктан ерагаймады. Әнә, китаплары басыла һәм алар тиз арада сатылып та бетә", диде Миңнегулов.

Рабит Батулла (с) һәм Хатип Миңнегулов

Рабит Батулла (с) һәм Хатип Миңнегулов

Дискуссиядә Тукайның уңай яклары белән белән беррәттән аның кимчелекләрен дә күрсәтү кирәкме-юкмы дигән сорау да күтәрелде.

Кемдер аны бар яклап та өйрәнүнең дөрес булуын, кемдер исә Тукайны уңай яктан гына күрсәтүнең кирәклеген, халыкның аны шигырьләре аша белүенең яхшырак булуын әйтте.

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев бу темага тарихчы галим буларак каравын һәм "Тукай – бөек, чөнки ул – бөек", дигән фикердән чыгып кына эш алып бармаска кирәклеген әйтте.

"Совет чорында Тукайдан интернационалист ясаганнар, аннан милләтче итеп тасвирлаганнар, аннан атеист итеп тәкъдим ителде. Тукайның иҗаты икенче планда, шәхесе исә өченче планда калган. Тарихта бөтен якларны карарга, өйрәнергә, бөтен нечкәлекләрне күрсәтергә кирәк. Болар аек акыл белән эшләнергә тиеш", диде ул.

Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Мөхәммәтшин

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзер Тукай турында гел матур итеп кенә язалар, аны халык "Су Анасы", "Шүрәле" шигырьләре аша гына күзаллый.

"Тукайны кем генә, ничек итеп кенә язса да, минем өчен аның дәрәҗәсе беркайчан да төшмәячәк. Ләкин безне гомер буе капчыкта яткырып та булмый. Аны чыгарырга, күрсәтергә кирәк. Әнә, Есенинны сериалларда күрсәтәләр. Төрле якларын ачып салдылар. Тукайның кимчелекләрен әйтү гади халыкта аңа карата бер кызыксындыру чарасы буларак кулланылырга мөмкин. Безгә Тукайдан брэнд ясау зыян итмәс иде. Тукай сабыннары булса, бик яратып алыр идем, Тукай рәсеме төшерелгән футболкалар сатылса, бүген шуны киеп утырыр идем", дип белдерде яшь шагыйрь.

"Амур номерлары Тукай музееның бер филиалы була ала"

Төзекләндерүгә ябылган Габдулла Тукай музееның язмышы белән кызыксынучылар да булды. Аның мөдирәсе Гүзәл Төхвәтова, сорауларга җавап биреп, Тукай музееның шул ук бинада калачагын, музейның замана таләпләренә туры килүе өчен төрле проектларның тикшерелүен белдерде.

"Болгар номерлары"н җимергән чакта Тукай музее өчен аерым бүлмәләр биреләчәге әйтелгән иде, бу бүлмәләрне бирделәрме дигән сорауга җавап итеп, Төхвәтова кунакханә урынында яңадан төзелгән бинада бер бүлмә бирелүен, әмма аның бик кечкенә икәнен һәм аны тыштан гына карап булуын әйтте.

Идрис Газиев

Идрис Газиев

Шушы урында сүзгә, җырчы Идриз Газиев кушылды һәм "Болгар номерлары" җимерелгәннән соң Мәскәү урамында "Амур номерлары"ның Тукай торган бердәнбер бина булып калуын искәртте.

"Анда Тукай яшәве турында бернинди такта да юк, әмма иң мөһиме – аның арткы коридорларында Тукай яшәгән. Аны шуннан хастаханәгә алып киткәннәр. Менә шул бинаны канунлаштырырга иде. Тукай музееның бер филиалы булырлык менә дигән бер йорт бар бит, әлегә ул исән", дип белдерде Газиев.

Тукай сайты күз буяр өченме?

Миләүшә Хәбетдинова (уртада)

Миләүшә Хәбетдинова (уртада)

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән дискуссиягә ноктаны КФУ галимәсе Миләүшә Хәбетдинова куйды.

"Без Тукай турында "бөек" дип әйтәбез, аны "даһи" дибез. Аңа бәйле вак мәсьәләләргә кереп киттек, шәхесен тикшердек. Аңа бәйле гел кырын фактларны гына эзлиләр. Бүген без нинди хәлдә? Телебез бетә, милләт буларак югалабыз. Әйдәгез, иллюзиядә яшәп ятмыйк. Бу чорда без вак-төяк әйберләргә кереп Тукаебызны да югалтабыз.

Комплекслы эш итү юк, без милләт буларак үсмибез

Безнең арабызда XXI гасыр балалары утыра. Аларның кулларына электрон әсбаплар бирдекме? Алар Тукайның шигырьләрен телефоннардан укый аламы? Алар Тукай турында кинолар, спектакльләр карый аламы? Габдулла Тукайның рәсми сайтына соңгы мәгълүмат 2016 елның мартында куелган. Бу сайтны кем алып бара?

Татар теле өлкәсендә дәүләт тарафыннан бер кеше системлы рәвештә эшләми. Комплекслы эш итү юк, без милләт буларак үсмибез. Андый эш алып барылса, нинди генә матур китаплар чыгар иде. Берара бөтен дөнья кубып Зөләйха турындагы китапны тәрҗемә итә башладылар. Тукай китаплары өчен менә шулай дөнья купсын иде. Тукайны Тукай көннәрендә генә түгел, аны системлы рәвештә халыкка аңлату эшләре алып барылырга тиеш ", дип белдерде галимә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG