Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 19:02

Forbesның Русиядәге иң бай 100 эшмәкәр исемлегенә ТАИФның дүрт хуҗасы керде. 20 апрельдә дөнья күргән Forbes исемлегендә Татарстаннан Айрат һәм Радик Шәймиевләр, Рөстәм Сүлтиев һәм Альберт Шиһабетдинов бар.

2017 елга бертуган Шәймиевләрнең байлыгы 400әр млн долларга арткан һәм 1,1шәр млрд доллар тәшкил иткән. Алар рейтингта 38 баскычка югарырак күтәрелгән. Айрат Шәймиев 88нче урында, Радик Шәймиев –89нчы.

ТАИФ җитәкчеләре шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев һәм ТАИФ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов 36 баскычка күтәрелеп, 95нче һәм 96нчы урыннарда тора. Былтыр аларның һәрберсе 350 млн доллар керем алган, хәзер 1шәр млрд доллар байлыклары бар.

Forbesның беренче йөзлегенә байлыклары 1 млрд доллардан артыграк булган эшмәкәрләр керә. Татарстаннар былтыргы рейтингта икенче йөзлеккә генә эләккән иде.

Гомумән, Forbesның 200 иң бай бизнесмены исемлегенә эләгү өчен 500 млн долларлык байлык булуы кирәк.

Икенче ел рәттән рейтинг башында "Новатэк" шәхси газ чыгару ширкәте хуҗаларының берсе Леонид Михельсон тора. Аның байлыгын Forbes 18,4 млн доллар дип бәяли.

Икенче урында "Северсталь" хуҗасы Алексей Мордашев (17,5 млрд доллар), өченчедә – Новолипецки метталлургия комбинаты хуҗасы Владимир Лисин (16,1 млрд доллар).

Русиянең иң бай 200 бизснеменының гомум байлыгы бер ел эчендә 100 млрд долларга артып, 460 млрд тәшкил иткән. Долларлы миллиардерлар саны 77дән 96га җиткән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG