Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миргалимов түрәләрнең икетеллелеге өчен Конституцияне үзгәртмәскә, гамәлдәге канун да җитә дип исәпли


Хафиз Миргалимов Дәүләт Шурасында бераз татарча сөйләп алырга вәгъдә итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

КПРФның Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике дәүләт телен дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк санамый, дәүләт телләре турындагы канун бар, аның үтәлешен таләп итәргә кирәк ди.

Татарстанның баш коммунисты Хафиз Миргалимов фикеренчә, Конституциягә бөтен канунны да кертеп бетереп булмый. Чәршәмбе Казанда узган матбугат очрашуында Азатлык сорауларына җавап биреп Миргалимов: "Татарстан дәүләт телләре турында канун бар. Шул канунның үтәлешен таләп итәргә кирәк. Канун 30 процентка гына эшли. Сессияләрдә, утырышларда, муниципаль берәмлекләрдә узган җыелышларда татар телендә бер генә чыгыш та ясалмый. Татарча бер генә боерык, карар да чыгарылмый. Хәтта татар телендә гимн да яңгырамый. Һәр дәүләт оешмасының үз эшчәнлеген ике телдә алып баруын таләп итәргә кирәк", диде.

Дәүләт телләре турында канун үтәлешенең механизмнары юклыгын әйтте КПРФ вәкиле. "Җаваплылыкны арттырга кирәк. Ә ике телне дә яхшы белгән түрәгә хезмәт хакын күбрәк түләү системын да кертер идем", ди Хафиз Миргалимов.

КПРФ вәкиле сүзләренчә, иң беренче чиратта түрәләр, депутатлар үзләреннән башларга тиеш. Киләчәктә Хафиз Миргалимов үзе дә парламентта кайбер чыгышларын татарча ясарга вәгъдә бирде.

Күптән түгел азатлык Татарстандагы министрларга Татарстан Конституциясенә "дәүләт хезмәтендәгеләр ике телне дә – татарча һәм русча яхшы белергә тиеш" дип язуны кирәк дип саныйсызмы дигән сорау юллады. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов белән Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кына түрәләр ике дәүләт телен белергә дип саный.

XS
SM
MD
LG