Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 11 тонна тыелган чит ил азык-төлеген юк итү аларның куркынычлы булуы белән аңлатыла


Чит илдән кергән, тыелган азык-төлекне юк итү
Чит илдән кергән, тыелган азык-төлекне юк итү

Түрәләр Русия президенты карары белән тыелган азык-төлекне юк итү дөрес дип саный һәм үзләре бер нинди зыян күрмәвен әйтә. Эмбарго карары чыккан 2014 елдан бирле бу елның апреленә кадәр инде 11 тонна азык-төлек юк ителгән

Узган атнакич "Татар-информ" агентлыгында Таможня хезмәте, Роспортебнадзор һәм ветеринария, фитосанитария күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Татарстандагы Транспорт прокуратурасы вәкилләре матбугат очрашуын үткәреп, Татарстанда Русия президентның 2014 елгы азык-төлеккә эмбарго кертү карарының ничек үтәлүе турында хисаплар тотты.

Русия ветеринария, фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов хәбәр иткәнчә, Русия президенты карары чыккан 2014 елдан башлап 2016 ахырына кадәр Татарстанда 8 тонна азык-төлек юк ителгән. 2017 елда инде 3 тонна тыелган азык-төлекне юк иткәннәр.

Күбесенчә Польша алмалары һәм грушаларын, Испания һәм Төркия йөземен (виноград), Төркия помидорларын тапканнар. Алар күбесенчә Беларустан керә диде Фәттерахманов.

Эмбаргоның беренче елларында алар Татарстанда зур сәүдә челтәрләрендә табылган булса, хәзерге вакытта алар даими рәвештә зур һәм кечкенә базарларда чыгып тора.

Тыелган ашамлыкларны кертү очракларын ачыклау рейдларына полиция, юл инспекторлары, ветеринария хезмәте дә җәлеп ителә.

Шул хәтле эш алып барылган очракта да, тыелган ашамлыклар Татарстанга төрле юллар белән үтеп керә. Роспотребнадзор оешмасы вәкиле Елена Сизова республиканың төрле шәһәрләрендә, районнарында җәмәгать туклану урыннарында, базарлар, балалар бакчаларында тикшерү нәтиҗәләрен сөйләде.

Мәсәлән, Төркия помидорларыннан тыш, Канада, АКШ креветкалары, сырлар, чикләвекләр табып юк иткәннәр. Барлыгы 40 миллион сумлык карарлар чыгарылган. Казандагы бер затлы ресторанда Франциядә чыгарылган пармезан сыры табылган, аны да чүплеккә чыгарып ташлаганнар.

Русия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов Азатлык сорауларына җавап биргәндә, Апас казларын дә искә төшерде. Ул вакыта маҗарстаннан кайткарылган 3 казны бульдозер белән камералар алдында таптатудан бар дөнья көлгән иде. Социаль челтәрләрдә мемнар һәм видеолар таралды башлады.

Ленар Фәттерахманов, Азатлыкның бу гамәлләр Татарстан абруын төшермиме дигән шикләнүләрен кире какты. Бу гамәл Русия президенты карары нигезендә кылынды, тауар канунда күрсәтелгән ысуллар белән юк ителде, алар ялган документ белән кертелгәч, халыкка зыян китерергә мөмкин иде, дип аңлатты.

Хакимият тыелган чит ил азык-төлеген юк итүне аларның куркыныч булуы белән аңлата
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары Ләйлә Туфитулова Азатлык сорауларына җавап биргәндә, контрофакт әйберләр һәм азык-төлекне бетерү эшчәнлеге аркасында товарларга бәяләр артуны таный, кайбер ашамлыкларны, мәсәлән, Франция сырларын, Төркия помидорларын "физик затларга чит илдән алып кайту тыелмаган, дөнья безнең өчен ачык бит", диде ул.

Русия ветеринария һәм фитосанитария хезмәте мәгълүматларына караганда, бу оешма Русиядә 2014ның августыннан 2017 ел апреленә кадәр 11 мең тонна үсемлек һәм 400 тонна тереклек продукциясен юк иткән.

XS
SM
MD
LG